Татарстанда 2021 елның 8 ае эчендә Министрлык карамагындагы учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә

2021 елның 10 сентябре, җомга

Татарстанда 2021 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ һәм «Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш урманчылыкның административ бинасында узды.

Төп доклад белән җитәкче-урманчы Илгиз Хафизов чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чор һәм башкалар турында сөйләде. «Хәзерге вакытта киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башланды. Барлыгы 38 га мәйданда участоклар әзерләргә кирәк, – дип хәбәр итте Илгиз Хафизов. – Шулай ук сентябрь азагы – октябрь ае башында имән чикләвеге җыюга һәм урман культураларын тулыландыруга керешәчәкбез».

Утырышка министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул белгечләргә урман законнарын бозу очракларын кисәтү һәм ачыклау, урманнарның санитар һәм урман патологиясе буенча торышына контрольлекне көчәйтергә кушты.

Шулай ук Илгизәр Зарипов «Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ белгечләре катнашында узган киңәшмәдә дә катнашты. Быелның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Илнар Гатауллин сөйләде.

ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Аксубай урманчылыгы», «Биләр урманчылыгы» һәм «Нурлат урманчылыгы» дәүләт казна оешмаларында шундый киңәшмәләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International