Министр урынбасары Рәис Гомәров Минзәлә муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды

2021 елның 11 сентябре, шимбә

Бүген урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Минзәлә муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Анда ул «Минзәлә урманчылыгы» ДКУ һәм «Минзәлә урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларының быелның 8 аендагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде.

Утырыш Минзәлә шәһәренең «Балалар иҗаты йорты» МБУ базасында узды, анда муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Хисамиев катнашты. Урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәүгә дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән җитәкче-урманчы Илнар Әхмәтгалиев чыгыш ясады.

Аннан соң министр урынбасары Рәис Гомәров Минзәлә кишәрлегенең 1 нче кварталында урнашкан урман хуҗалыгының базислы урман питомнигында булды. Урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин, аның мәйданы 1,9 га тәшкил итә, дип сөйләде. «Быел без биредә 0,1 гектар мәйданда каен һәм нарат орлыклары чәчтек. Октябрь башында стандарт утырту материалын инвентаризацияләүгә керешәчәкбез», – дип өстәде ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International