Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең быелның 8 аенда башкарган эшләренә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ТР «Азнакай урманчылыгы» ДКУ һәм ТР «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш урманчылыкның администрация бинасында узды.
Докладлар белән җитәкче-урманчы Рафис Галиуллин һәм урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров чыгыш ясады. Алар урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы буенча башкарылган эшләр, «Урманны сакларбыз» Бөтенроссия акциясенә барган әзерлек, мәктәп урманчылыклары эшчәнлеге һәм киләсе чорга бурычлар турында сөйләде.
Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, киңәшмәгә йомгак ясап, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, саклагыч урман утыртмалары утырту һ.б. белән бәйле бурычлар билгеләде.
Шулай ук Азнакай районына эш сәфәре кысаларында Илгизәр Зарипов Чатыртау кишәрлегенең 77 нче кварталындагы ТР «Азнакай урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигын карады һәм муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очрашты.
Аннан соң Илгизәр Зарипов «Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм «Кәләй урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлегенә йомгак ясау буенча шундый ук киңәшмәдә катнашты. Дәүләт йөкләмәсе буларак урманнарны саклау һәм торгызуга юнәлтелгән эшләрнең быелның 8 аендагы үтәлеш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Дамир Миндрахманов сөйләде.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров бүген Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районнарында булды. Ул «Зәй урманчылыгы» ДКУ, «Зәй урман хуҗалыгы» ДБУ, «Түбән Кама урманчылыгы» ДКУ һәм «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәләр уздырды.
Зәй районында Рәис Гомәров шулай ук Зәй кишәрлегенең 78 нче кварталында быел утыртылган урман культураларының һәм базислы урман питомнигында утыртылган сабаклы имәннең сыйфатын бәяләде, Түбән Камада ТР «Түбән Кама урман хуҗалыгы» ДБУ урман янгыннары станциясен карады.