Татарстанда 37,6 мең гектардан артык мәйданда урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү эшләре алып барыла. Шулай итеп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 14 сентябренә барлыгы 37,6 мең гектар мәйданда утыртмалар тикшерелгән. Эшләрне «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге һәм республика урман хуҗалыклары белгечләре башкара.

Исегезгә төшерик, урман патологиясе буенча тикшерү урманнарның хәзерге санитар һәм патологик торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документлар әзерләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International