Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездында Татарстан Республикасыннан катнашучылар билгеләнде

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездында Татарстан Республикасыннан катнашучылар билгеләнде. Алар – «Саба урманчылыгы» ДКУ урманны саклау һәм яклау инженеры, «Нургали оныклары. Внуки Нургалея»» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова һәм Казан (Идел буе) федераль университетының 3 курс студенты, «Чиста булачак» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Алексей Мәсхүтов.

Мәктәп урманчылыкларының бөтенроссия съезды 21-25 сентябрь көннәрендә Воронеж шәһәрендә Г.Ф. Морозов исемендәге Дәүләт урман-техник университеты базасында узачак. Форумны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.

Чара кысаларында тематик түгәрәк өстәлләр узачак, аларда мәктәп урманчылыкларын оештыру һәм үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләр, уку практикумына яңа эшләнмәләр һәм укучылар белән дәресләр үткәрү өчен видеофильмнар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре өчен «Мәктәп урманчылыгы» өстәмә программасын гамәлгә ашыру буенча мастер-класс та оештырылачак. Аларга, экологик сукмакларны, питомникларны оештыру, утыртмаларның санитар торышын бәяләүне дә кертеп, экологик агарту эшчәнлеген алып баруның методик һәм гамәли алымнары турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International