Бүген «Арча урманчылыгы» ДКУ 2021 елның 8 аендагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Арча урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин, «Арча урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Нияз Сәлахов, учреждениеләр хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән Шамил Хәйруллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, быел урманчылык территориясендә 61 га (100%) мәйданда – урманнарны торгызу, 497,5 га (88%) – урман культураларын агротехник карау, 202 га (100%) урман культураларын тулыландыру эшләре башкарылган. Урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы кысаларында 99,5 км яңа минераллаштырылган полосалар булдырылган һәм гомуми озынлыгы 171 км озынлыгында гамәлдә булганнары карап чыгылган.
«Урман патологиясен тикшерү буенча бүгенге көндә 1 мең гектардан артык мәйданда эшләр үткәрелде, 16 гектардан ликвид булмаган агачлар җыеп алынды. Эшләр план нигезендә, билгеләнгән вакытта башкарылачак», – дип тәмамлады сүзен Шамил Хәйруллин.
Киңәшмәгә йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров товар продукциясе җитештерү, хезмәт күрсәтү һәм республика предприятиеләренә агач ташу мәсьәләләренә тукталды. Ул урман хуҗалыгы директорына хезмәт сагы, куркынычсызлык техникасы, хезмәт хакы һәм хезмәт җитештерүчәнлеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кушты.