Республикада программа кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган 24 бинада ремонт эшләре тәмам

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында эшләр тәмамланып килә. Исегезгә төшерәбез, әлеге программа 2022 елга кадәр исәпләнгән.

План нигезендә, быел Әлки, Арча, Биләр, Болгар, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе һәм Чирмешән урманчылыкларында 28 объектка ремонт ясалырга тиеш. Бүгенге көндә 24 бинада ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Объект торышына карап, эчке һәм тышкы төзекләндерү эшләре, вентиляция, электр энергиясе белән тәэмин итү, җылыту системаларын ремонтлау һ.б. эшләр уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International