Татарстанда 2021 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның эшчәнлек нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәләре узды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елның 8 аенда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәләре узды. Әйтик, урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов бүген шундый утырышны – «Идел буе урманчылыгы» ДКУ, урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Лубян урманчылыгы» ДКУ учреждениеләрендә үткәрде.

Җыелыш башланыр алдыннан министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе урманчылыгы һәм Идел буе урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашында, урманчылыкның административ бинасы янында агачлар утыртуда катнашты. Барлыгы 5 данә зәңгәр чыршы утыртылды.

Киңәшмәдә төп доклад белән җитәкче-урманчы Рөстәм Исмәгыйлев чыгыш ясады. Ул быел «Урманнарны саклау» төбәк проекты буенча Идел буе урманчылыгы территориясендә 15 га мәйданда урман культуралары утырту һәм 11 гектарда табигый урман торгызу эшләре башкарылганлыгы турында сөйләде. «План буенча шулай ук 260 килограмм күләмендә төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын һәм киләсе елның урман культуралары өчен 25 гектар мәйданда туфрак әзерләргә кирәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Исмәгыйлев.

Урманнарда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, 960 га мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре һәм 24,8 га мәйданда санитар-савыктыру чаралары үткәрелгән.

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган учреждениеләр белгечләренә намуслы хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Эш тизлеген киметмәвегезне һәм дәүләт йөкләмәсе кысаларында урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча калган чараларны сыйфатлы башкарып чыгуыгызны сорыйм», – диде ул.

«Алабуга урманчылыгы» ДКУ киңәшмәсендә 8 айлык эш нәтиҗәләре турында җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев һәм директор Миннегаян

Мөхәммәтҗанов хәбәр итте. Алар башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре һәм агымдагы елның 4 кварталына билгеләнгән бурычлар турында сөйләде.

Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров урман хуҗалыгы директорына финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләү, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы белән бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.

Шулай ук Алабуга районына эш сәфәре кысаларында Рәис Гомәров «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ базислы урман питомнигында булды һәм Менделеевск кишәрлеге урманчылыгының 59 һәм 43 кварталларында быел булдырылган урман культураларының сыйфатын бәяләде.

Лубян урманчылыгы, Лубян урман хуҗалыгы өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы һәм Лубян урман-техника көллияте хезмәткәрләре катнашында җыелыш көллият китапханәсе базасында узды. Доклад белән җитәкче-урманчы Фәрдус Хәбибрахманов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International