Россия Федерациясе, Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының Атказанган урманчысы, галим, танылган урманчы Әхмәдулла Һади улы Газизуллин вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы аның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Бу безнең өчен дә олы хәсрәт. Әхмәдулла Һади улы ачык, киң күңелле һәм ярдәмчел кеше, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән үз эшенең чын остасы иде. Аның турындагы якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Газизуллин Әхмәдулла Һади улы (20.03.1931 – 15.09.2021) Саба урман хуҗалыгында урман культуралары мастеры, Югары Катун (Алтай крае) урман хуҗалыгында урманчы ярдәмчесе, Лубян урман хуҗалыгы техникумында укытучы, Багана урман хуҗалыгының Ромодан кишәрлегендә урманчы, Кама механика урман хуҗалыгында баш урманчы, Зеленодольск өйрәнү-күрсәтү механика урман хуҗалыгы каршындагы Татарстан урман туфрак-химия җитештерү лабораториясендә мөдир, Мари дәүләт техника университетының экология, туфракны өйрәнү һәм табигатьтән файдалану кафедрасында өлкән укытучы, доцент, профессор, мөдир, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык һәм урман культураларын үрчетү кафедрасында мөдир, ТР «Шәһәр яны урман хуҗалыгы» ДБУ директоры, директор урынбасары булып эшли.
Әхмәдулла Һади улы туфрак белеме, урман белеме һәм урманнан файдалану өлкәсендә 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт бастырып чыгарган. Аерым алганда, аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны оптимизацияләү һәм торгызу буенча тәкъдимнәр эшләнгән.
Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә, «Татар Автоном Совет Социалистик Республикасының атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.