Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында аппарат киңәшмәсе узды

2021 елның 16 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләренең үтәлеше каралды. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Чарада министр урынбасарлары, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар министрга урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, тоту өчен билгеләнгән диләнкене үзләштерү, республика предприятиеләренә агач ташу, Татарстан Республикасы урман комплексын цифрлаштыруның барышы, дәүләт телләре турындагы законнар үтәлеше һ.б. турында сөйләде.

Докладларны тыңлаганнан соң, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесе Равил Кузюров хезмәткәрләргә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, санитария-савыктыру чараларын үтәү, гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү эше белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

«Соңгы елларда яшьләрнең урман тармагына караган һөнәрләр белән кызыксынуы арта бара, – дип билгеләп үтте министр. – Бу – мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү, яшь белгечләргә ярдәм итү чараларын һәм Министрлык тарафыннан үткәрелә торган башка чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International