ТР Тәтеш муниципаль районында Тәтеш урманчылыгының 79 нчы кварталы территориясендә «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе булып узган. Анда 20 кеше – «Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре һәм Тәтеш татар урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар катнашкан.
«Газиз республикабыз урманнарын саклауга зур булмаса да, өлеш кертә алуыма бик шатмын, – дип билгеләп үткән «Яшь урманчы» берләшмәсендә катнашучы Максим Ганькин. – Һәр кеше урманның үзенә сакчыл мөнәсәбәт таләп итүче уникаль һәм бәһасез табигать бүләге икәнлеген аңласын иде. «Планета үпкәләре»нең сәламәтлеге, безнең киләчәк безнең һәркайсыбыздан тора».
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабы 13 сентябрьдә башланды һәм 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.