Якшәмбе, 19 сентябрьдә, Татарстан Республикасында Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәм алдыннан бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика урманчылыклары җитәкче-урманчылары һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашында киңәшмә үткәрде. Чара ВКС форматында узды.
Үзенең чыгышында министр быел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләргә кыскача гына тукталып узды.
«2021 елның көзге урман культуралары сезоны тулы куәтенә бара. Беренчедән, урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү, урман культураларын тулыландыру, туфракны әзерләү һәм компенсацияле урман торгызу мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Икенчедән, безгә «Татарстанның чиста урманнары» һәм «Урманны саклыйк» акцияләрен үткәрергә кирәк булачак. Чаралар югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш».
Алга таба урман хуҗалыгы министры ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, фидакарь хезмәтләре һәм үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Шулай ук тармакның барлык белгечләренә һәм ветераннарына нәтиҗәле һәм намуслы хезмәтләре, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерүегезне сорыйм, – диде Равил Кузюров. – Безнең урман, милли байлык, югары квалификацияле белгечләр, үз эшләрен чын-чынлап яратучы кешеләр кулында. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм киләчәктә уңышлар телим».
Шуннан соң Равил Кузюров Министрлык хезмәткәрләрен Урман хезмәткәрләре көне белән котлады.
«Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча алда бара, алар арасында урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә Россия Федерациясенең тапшырылган вәкаләтләрен үтәү дә бар. Бу безнең команда – Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр белгечләренең эш нәтиҗәләре, – дип ассызыклады министр. – Мин сездәге энтузиазм, тырышлык, нәтиҗәгә омтылу һәм тулысынча фидакарьлек өчен һәрберегезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм».
«Әлбәттә, безгә әле күп эшләр башкарырга кирәк. Ышанам ки, без бергә теләсә нинди бурычларны үти алабыз, – дип өстәде Равил Кузюров. – Барыгызны да чын күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм билгеләнгән барлык максатларга ирешүегезне телим».
Котлауларга урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров та кушылды.