ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Милләтләр кроссы – 2021» Бөтенроссия йөгереш көнендә катнашты

2021 елның 18 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасында масштаблы спорт бәйрәме – «Милләтләр кроссы – 2021» Бөтенроссия йөгереш көне һәм «Татарстан кроссы – 2021» республика массакүләм ярышлары узды. Казан шәһәрендә йөгереш маршруты Казансу елгасы яры буеннан алып, «Урам» экстрим-паркына кадәр сузалган иде. Стартка теләк белдерүчеләрнең һәммәсе – һөнәри спортчылар да, спорт ветераннары да, балалар да, студентлар да һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр дә чыкты. Ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Айрат Әхмәров, Рамил Гыйльманшин, Фәнил Әхмәдуллин, Венера Мәнихова, Эльвира Зыятдинова, Айдар Хөсәенов, Инсаф Ихсанов, Рөстәм Мөхәммәтшин, Әнәс Сөнгатуллин, Рөстәм Халиков һәм Карина Хәйруллова катнашты.

Бәйрәм программасында 1, 2 һәм 3 км дистанцияләргә йөгерү каралган иде. Шулай ук шәһәрнең иҗат һәм спорт коллективлары катнашында мәдәни-күңел ачу программасы да оештырылды. «Мин тавыш бирдем!» дигән язулы беләзек тагып килгән казанлылар «Хезмәткә һәм оборонага әзер» истәлек сувенирларын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International