Лубян урман-техника көллиятендә футбол буенча ярышлар узды

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада башланды. Аның кысаларында 1 нче, 2 нче, 3 нче һәм 4 нче курс студентларыннан оешкан командалар арасында футбол буенча ярышлар узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче курс җыелма командасы беренче урынны яулады. Икенче урынны – 4 нче курс, өченче урынны 1 нче курс командалары алды.

Спартакиада кысаларында 2021-2022 уку елы дәвамында җиңел атлетика, баскетбол, волейбол, теннис, чаңгы ярышлары һ.б. буенча ярышлар үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International