Идел буе урманчылыгының урман остасы Борис Матвеев Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен дәрес үткәргән

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУ Зөя кишәрелегенең урман остасы Борис Матвеев Югары Ослан районының «Татар Борнашы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары өчен дәрес үткәргән. Дәрес барышында ул балаларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр эшчәнлеге юнәлешләре, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгән.

Дәресләрдән соң ТР «Идел буе урманчылыгы» ДКУ белгечләре һәм укучылар, Югары Ослан муниципаль районына 90 ел тулу уңаеннан, истәлекле аллея утырту эшендә катнашканнар. Барлыгы 25 данә чыршы, каен һәм миләш үсентесе утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International