Россиянең экологик яшәү рәвешен популярлаштыру һәм экологик җәмәгатьчелекне үстерү порталы (https://ecowiki.ru/) «Урман утырт», «КрышкоИгры», «Балалар «рәхмәт» әйтә», «Экоишегалды» һәм «Табигатьне саклау» акцияләрен үткәрә. Катнашу өчен теркәлү узарга һәм бәйге шартларын үтәргә кирәк.
Шулай ук платформада экомониторингның бөтенроссия картасы да эшли башлаган. Илнең экологик хокук бозулар белән очрашкан һәр кешесе картада шул ноктаны билгели ала. ЭКА хәрәкәте һәм еcowiki.ru берләшмәсе экспертлары әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Белешмә өчен: еcowiki.ru порталы – ул экологик белемнәр, кораллар һәм шөгыльләрнең виртуаль «витринасы». Платформа кулланучыга экологик проблемаларны хәл итүгә ничек өлеш кертергә икәнен күрсәтә, мавыктыргыч марафоннар форматында уңай гадәтләр булдырырга ярдәм итә, шулай ук башкаларны экологик яшәү рәвешенә җәлеп итүнең төбәк яки ил дәрәҗәсендәге экологик мәсьәләләрне системалы хәл итүдә катнашуның эзлекле тәртибен тәкъдим итә.