Әлмәт районы «Иске Михайловка урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «СПЭКТР» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Әлмәт урманчылыгы урман фонды территориясендә имән чикләвекләре җыйган. Укучыларга технология укытучысы, берләшмә җитәкчесе Рамил Гайфетдинов ярдәм иткән.
«Имән чикләвекләре «Сабаклы имән кәлшәсе үстерү» дип аталган фәнни-тикшеренү эшен башкару кысаларында җыелды», – дип сөйли Рамил Гайфетдинов. – Якын арада без аларны мәктәп яны кишәрлегендә чәчәргә планлаштырабыз. Әлеге эшчәнлек барышында балалар имән чикләвеген чәчүгә әзерләү һәм туфрак әзерләү үзенчәлекләре турында беләчәк».