Татарстан вәкилләре Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездында катнаша

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Бүген Воронеж шәһәрендә Бөтенроссия мәктәп урманчылыклары съездын ачу тантанасы булды. Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников чарада катнашучыларны видеоконференцэлемтә режимында сәламләде.

Ул, съезд һөнәри тәҗрибә алмашу, нәтиҗәле һәм эчтәлекле фикер алышулар өчен отышлы мәйданчык булыр, дигән өметтә торуын белдерде. «Үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирүдә җаваплылык нәкъ менә сезнең җилкәгә төшә, – диде Иван Советников. – Сезгә авыр хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм эшкә иҗади якын килүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм».

Быел съездда урман тармагы белгечләре, мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм педагогика хезмәткәрләре катнаша. ТР «Саба урманчылыгы» ДКУ урманны саклау буенча инженеры, «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Зоя Мултанова һәм Казан (Идел буе) федераль университетының 3 нче курс студенты, «Чиста булачак» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Алексей Мәсхүтовлар Татарстан Республикасы делегатлары буларак катнашты.

Съезд 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында мәктәп урманчылыкларын оештыру һәм үстерүдә иң яхшы тәҗрибәләр, укучыларга практик дәресләр үткәрү өчен яңа эшләнмәләр һәм видеофильмнар тәкъдим иткән тематик түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Моннан тыш, «Мәктәп урманчылыгы» өстәмә программасын гамәлгә ашыру буенча мастер-класс та үткәреләчәк. Съездда катнашучыларга экологик агарту эшчәнлеген алып баруга методик һәм практик яктан якын килү мәсьәләләре, шулай ук экологик сукмаклар, питомниклар оештыру, утыртмаларның санитария халәтен бәяләү һ.б. турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International