ТР «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре имән чикләвеге җыюга керешкән. «Әлеге эшләр Кызыл Йолдыз урманчылыгының Теләче кишәрлегендәге 17 нче кварталында урнашкан даими орлык алу кишәрлекләрендә башкарыла. Быел уңыш яхшы, – дип сөйләде ТР «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Иван Большаков. – План нигезендә, барлыгы 550 килограмм имән чикләвеге җыярга кирәк. Эшне 1 ноябрьгә кадәр төгәлләргә уйлыйбыз».
«Быел элегрәк без ылыслы агачлардан 35 килограмм орлык әзерләгән идек, шуларның 15 кг – чыршы, 10 кг – нарат, 10 кг – карагай орлыгы. Татарстан Республикасының Урманнарны яклау үзәгендә узган тикшерү нәтиҗәләре буенча аларның сыйфаты беренче класслы дип табылды», – диде Иван Большаков.