ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Урманчылар табигатьнең яшь һәвәскәрләренә гадәти булмаган бүләкләр әзерләгән. Балалар бакчасында тәрбияләнүче, "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ Урюм кишәрлеге урманчылыгы конторасына экскурсия белән килгән балаларга ат кәстәнәсе кәлшәләре бүләк ителде. Балалар кәлшәләрне казып алуда үзләре катнашты һәм аларны, үз кишәрлекләрендә әти-әниләре белән утырту өчен, өйләренә алып китте.  Балаларга конторада шулай ук урманчыларның көндәлек эшендә кулланыла торган предметлар күрсәтелде: үлчәү сәнәкләре, тасмалар, буссоль, урманчылык карталары һәм квартал баганалары. Бакча балалары өчен шулай ук урман дәресе дә уздырылды: балаларга урманның кыйммәте, урманда үсә торган агачлар, безнең киңлекләрдә тереклек итүче хайваннар турында, урман утырту һәм аны тәрбияләү турында сөйләделәр.

Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатыннан, 2018 елның 6 октябрендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы массакүләм агач утырту көнен үткәрә. Бу көнне теләгән һәркем агач утырта ала. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында бирелә. Фәкать теләк һәм яхшы кәеф булу зарур. Тулаем алганда 300 га мәйдан - Татарстан хакимиятләре быел әлеге акция кысаларында урманнарны торгызу эшләренә нәкъ менә шул күләмдә җир бүлеп бирде.  Татарстанда 1,3 млн.нан артык үсенте утырту ниятләнә.

Массакүләм чара Питрәч муниципаль районында - Иске Шигали авылы янындагы участокта 10.00 сәгатьтә узачак.

Әлеге территориядә гади чыршы, Ауропа чыршысы, Себер карагае утырту ниятләнә.

Акция Татарстан Республикасының барлык шәһәрләре һәм районнарында узачак. Чарада Татарстанда яшәүче һәркем яки республика кунагы катнаша ала.

Оештыруга кагылышлы барлык сораулар белән Сез 8 (843) 221-37-34 телефон номерына шалтырата яисә A.Samigullina@tatar.ru һәм Andrey.Atamanov@tatar.ru электрон почта адресларына гарызнамә җибәрә аласыз.


2
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүләкләр, чәчәкләр, җылы сүзләр... Бөгелмә урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм үткәрде. Урманчылыкта эшләгән урман тармагы ветераннарын бәйрәм табыны артына җыйдылар. Җылы котлау сүзләре белән "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Гөлнара Мөхәммәтханова һәм "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин чыгыш ясады. Алар җыелганнарга ныклы сәламәтлек, җан җылысы, шатлык, гаилә иминлеге һәм озын гомер теләде. Ветераннар борчулары турында онытып һәм җаннары белән ял итеп, бихисап күркәм тойгылар кичерде. Чара тәмамланганда аларга бүләкләр тапшырылды. Сәламәтлекләре торышы аркасында урманчылыкка килә алмаган өлкәннәргә бүләкләрне өйләренә алып барып, шәхсән тапшырдылар. Бу көнне берәү дә онытылмады. "Халыкара өлкәннәр көне - рәсми бәйрәм генә түгел, барлык җылы сүзләр һәм ниятләр зур тормыш юлын узган кешеләргә юлланган үзенчәлекле тормыш мизгеле", - дип билгеләп үттеләр урманчылык хезмәткәрләре.  

Лубян урман-техник көллияте студентлары көллиятнең ветеран укытучыларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады. Алар өлкәннәрне рәсми булмаган шартларда очрашуга чакырды. Әлеге инициативаны студентлар үзләре күрсәтте, алар шул рәвешчә кайгырту, игелек һәм миһербанлылык күрсәтеп, ветераннарны сөендерергә уйлаган. Чәй табыны артында, җылы шартларда студентлар ветераннарның тормышы белән кызыксынды, төрледән-төрле сораулар бирде: Советлар Союзы чорында эшкә урнашу һәм тауар кытлыгыннан алып, уку барышына кадәр, чөнки ветераннар арасында техникумны тәмамлаган кешеләр дә бар иде. Чара тәмамланганда волонтерлар хөрмәтле педагогларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләде.


1
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, ветераннарга тирәнтен ихтирам һәм мактау билгесе итеп, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тарафыннан оештырылган бәйрәмчә төшке аш узды.

 Үзенең тантаналы чыгышында министр билгеләп узганча, үзләрен урман хуҗалыгына хезмәт итүгә багышлаган кешеләр тәҗрибәсе һәм белеме аркасында бүген әлеге тармак уңышлы үсеш ала. Урман тармагы ветераннары салган запас, аннан нәтиҗәле файдаланган очракта, әле күп кенә киләчәк буыннарга җитәчәк.

Җылы, уңайлы мохиттә, бәйрәм өстәле артында министр ветераннарның яшәеш шартлары белән кызыксынды. Ә ветераннар урман хуҗалыгы турында үзләренең карашлары турында сөйләде. Р.Ә. Кузюров ветераннарга урман тармагында башкарган гамәлләре өчен рәхмәт белдерде. Ул барчасына да озын гомер, ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан игътибар булуын теләде.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары белән күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп узган Приданников Владимир Николаевич, 70 яшен тутырган Гарифуллин Тәүзәр Абдулла улы, 65 яшьлек Гатауллина Мөршидә Равил кызы, 65 яшьлек Фәйзрахманова Гүзәл Гыйлмулла кызы бүләкләнде.

Бәйрәмчә концерт программасы очрашуга ямь өстәде. Чарадан соң урман тармагы ветераннарына бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә. Кузюров Татарстан Республикасы Урман планы турында фикер алышуда катнашты. Киңәшмә барышында әлеге документ проектын эшләү барышы турында мәгълүмат җиткерелде.  "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы вәкилләре планны эшләү барышында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр, шулай ук башка оешмалар һәм ведомстволар белгечләреннән килгән кисәтүләрне бетерү һәм тәкъдимнәрне исәпкә алу буенча күрелгән чаралар турында хәбәр иттеләр. Кисәтүләре бетерелгәннән соң документны килештерү өчен Федераль урман хуҗалыгы агентлыгына җибәрәчәкләр. Урман планы – иң әһәмиятле документларның берсе, республика урманчылыгын үстерүнең 10 елга исәпләнгән озак вакытлы планлаштырылуы, аны эшләү өстендә "Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы шөгыльләнә.


28
сентябрь, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында урман корылышына бәйле икенче киңәшмә узды, аның барышында Биләр урманчылыгы территориясендә уздырылган урман корылышы материаллары каралды. Киңәшмәдә киләсе 10 елга урманчылыкны үстерү планы кабул ителде, болар: урман хуҗалыгы, урман яклау һәм урман торгызу эшләре. Урманчылар шулай ук яңарту, формасын үзгәртү һәм реконструкция кисүләре кебек агач кисү төрләрен куллану мөмкинлеге хакында да фикер алышты. Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әлеге эшләрне тиешле нормативлар кабул ителгәннән соң үткәрү мөмкин булачак. Әлеге киңәшмә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре катнашында онлайн-режимда узды. Чарада Рослесинфоргның Казан, Нократ һәм Идел бүлекләре хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкче-урманчылары катнашты.


27
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда 2018 елның 9 аенда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру буенча Министрлык программасының үтәлү мәсьәләләре каралды. Шулай ук бюджет акчаларының максатчан һәм нәтиҗәле тотылуына эчке финанс контролен һәм аудитны гамәлгә ашыру һәм 2018 елның беренче ярты елында “Дәүләти һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 2013 елның 05 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон үтәлеше турында мәсьәләләр каралды.

Казанның Дәрвишләр поселогында "Татарстанның чиста урманнары" акциясе узды. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Шәһәр яны урманчылыгы һәм Казан дәүләт аграр университетының урман факультеты студентлары белән берлектә урман утыртмаларын буш пластик һәм пыяла шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, бер кулланыла торган савыт-сабалардан чистартты. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә 8 кубометр каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды. Дәрвишләр поселогына янәшә урнашкан урман – урман-парк зонасы һәм җирле халыкның һәм шәһәр халкының яратып ял итә торган урыны булып тора. Мөгаен шуңа да урман утыртмалары нык пычранган иде. Билгеләп узарга кирәк, студент-урманчылар чарага намуслы карады һәм урман территориясен чистарту эшендә актив катнашты. Әлеге акция белән булачак урманчылар урманнардагы чүп  һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт проблемасына игътибар җәлеп итәргә теләде. "Әгәр кеше бер капчык кына булса да чүп җыештырса, ул киләчәктә буш шешәне урманда ташларгамы яки юкмы икәнлеге турында йөз кат уйланачак. Ул бу хакта дустына, анысы үзенең дустына сөйләячәк һәм шул рәвешле вәзгыять яхшырачак. Без, кешеләр урманнарны чүпләүдән туктар, дип өметләнәбез", – дип саный КДАУ урман факультеты студентлары. 

Тәтеш урманчылыгындагы урман утыртмаларының берсендә мәктәп укучылары "Тәтеш имәнлекләрен саклыйк" акциясен уздырды. Балалар имән кәлшәләрен үстерү өчен кирәкле булган тулы бер капчык имән чикләвеген җыеп алды. Чара күчмә дәрес рәвешендә узды, анда 7Б сыйныфында укучы балалар, сыйныф җитәкчесе Ирина Фирсова, биология укытучысы Наилә Гафарова, урманны саклау һәм яклау инженеры Александр Мерзлов, Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Рәис Габдрахманов катнашты. Алар укучыларга урманнарга карата сакчыл караш турында гына түгел, ә урман биләмәләрен саклау һәм арттыру турында да сөйләде. Акция кысаларында балалар шулай ук "Сабантуй" бәйрәме районындагы территорияне дә чистартты. Укучылар төрле традицион чараларда һәм конкурсларда бик теләп катнаша, әлеге чаралар балаларда туган төбәккә карата мәхәббәт һәм кайгырту хисләрен тәрбияләүдә, үз авылыңның табигатенә карата сакчыл караш формалаштыруда бәхәссез роль уйный. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашуларны, туган төбәк табигатен саклауга чираттагы мәртәбә өлеш кертү мөмкинлеген балалар зур түземсезлек белән көтеп ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International