ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Виктор Банников җитәкчелегендә Курган өлкәсе делегациясе белән очрашты. Чарада шулай ук Курган өлкәсе идарәсе хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Очрашу барышында Рәис Гомәров Татарстанда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында, хәзерге торышы һәм республикада урман тармагын үстерү перспективалары турында сөйләде. Эшлекле визит кысаларында делегация әгъзалары Татарстан вәкилләре белән урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсе турында фикер алышты. Урманчылар делегациясе шулай ук бүген Министрлыктагы урман музеен да карады, биредә аларга урман тармагының торгызылу тарихы турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсе төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 5: Нурлат, Минзәлә, Бөгелмә, Кайбыч һәм Мамадыш урманчылыкларыннан 39 лот чыгарылган иде.


8
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Г.Ф.Морозов исемендәге Воронеж дәүләт урман-техник университеты базасында студент-урманчылар арасында “Урманның күп төрле ярышлары – 2018” конкурсы узды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән 170 артык кеше катнашты. Конкурсантларга биш этап узарга кирәк иде: диләнкедәге төп эшләр, өлгергән агачлыкларда диләнкене аерып чыгару һәм таксацияләү, урманнарны торгызу, урман янгынын сүндерүне имитацияләү, дәүләт урман контроле.

“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺББУ командасында студентлар Александр Маратканов, Валерий Моисеев, Руслан Сәйфетдинов катнашты. “Урманнарны торгызу” этабында егетләр 1 урын яулады. Гомумкоманда урыны – 6 нчы.

Урманның күп төрле ярышлары урман профиле буенча белем бирү оешмаларында укучы студентларга теория һәм тәҗрибә бирүне аларны һөнәри күнекмәләр формалаштыруга һәм гамәли тәҗрибә алуга юнәлдерелгән эшкә җәлеп итеп стимуллаштыру, урман хуҗалыгы өчен белгечләр әзерләү сыйфатын арттыру максатында уздырыла. Конкурс Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы эгидасында уздырыла.

“Арча урманчылыгы” ДКУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ “Бердәм урман утырту көне” акциясенә теләктәшлек белдерде -  барлыгы 4200 данәдән артык Европа чыршысы утыртылды. Бу көнне массакүләм агач утырту эше ике мәйданчыкта: Сурнар урманчылыгы кишәрлегендә һәм Арча шәһәре территориясендә узды. Билгеләп узарга кирәк, район башлыгы Илшат Нуриев катнашында Арча районы хакимияте, шәһәрдәге предприятиеләрнең хезмәткәрләре һәм җирле халык акциядә актив катнашты. Лесхоз УББМ мәктәп урманчылыгында укучы балалар урманчыларга зур ярдәм күрсәтте. Балалар яңа агачларны зур кайгыртучанлык белән утыртты. Яшь урманчылар акциядә беренче тапкыр гына катнашмыйлар, шул рәвешле укучыларда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаша.

Мамадышта яшәүчеләр яңгырлы һава торышы булуга карамастан агач утырту эшенә кушылды. “Яшьлек” скверына Башкарма комитет хезмәткәрләре, шәһәрнең зур предприятиеләрендә эшләүчеләр һәм җирле халык тарафыннан 1500 яңа агач утыртылды. Гади нарат, чәнечкеле чыршы, вак яфраклы юкә, өрәңге яфраклы тубылгы куагы, пирамида сыман туя, аморфа һәм урман хуҗалыгы питомникларында үстерелгән күп кенә башка агач-куак төрләре утыртылды. Бу көнне барлыгы Мамадыш урманчылыгы буенча урманчылар 27 гектарда яңа урман утыртты. Шул рәвешле, яшел калкан төзелде. “Бердәм урман утырту көне” акциясе кысаларында утыртылган агачлар нәтиҗәсендә Мамадыш һавасы кислородка тагын да баеды.


6
октябрь, 2018 ел
шимбә

Быел массакүләм агач утырту чарасы Россиядә игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елы эгидасында уза. Бүген республикада яшәүчеләр Татарстан территориясен яшелләндерүдә катнашты – 1,3 миллион данә күләмендә яңа агач утыртты. Утырту материалы, инвентарь һәм махсус кием Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бирелде. Табигать саклау акциясендә 20 мең кеше катнашты, шул исәптән Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, барлык министрлыклар, ведомстволар вәкилләре, укытучылар, студентлар, волонтерлар, мәктәп урманчылыклары үз өлешен кертте.

Ихтыяри затлар 300 га артык мәйданлы территорияне яшелләндерде. Үзәк акция Шәһәр яны урманчылыгының ике мәйданчыгында узды. Казанның Түбән һәм Урта Кабан күлләре арасында урнашкан “Вахитов” паркында 400 данә күләмендә Европа чыршысы, вак яфраклы юкә һәм гади миләш утыртылды. Питрәч районы Иске Шигали авылында ихтыяри затлар 40 мең ылыслы токым агачларына яңа гомер бирде.

Массакүләм агач утырту эше шулай ук Татарстанның барлык урманчылыкларында да гамәлгә ашырылды, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Буа, Биләр, Мамадыш һәм Тәтештә акциягә кушылучылар саны аеруча күп булды.

Билгеләп узарга кирәк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында булып узган язгы “Урман утырту көне” акциясе кысаларында 600 га артык территориядә 2,5 миллионнан артык агач утыртылган иде, ул вакытта чарада 30 меңнән артык кеше катнашты. Язгы һәм көзге акцияләр нәтиҗәсендә республикада 900 га мәйданда 3,8 миллион агач утыртылды. Урманчылар һәм республикада яшәүчеләр Татарстан урманнарын ишәйтүгә әнә шундый өлеш кертте. Акциянең максаты – урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, торгызу һәм ишәйтү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү.

“Бердәм урман утырту көне” табигать саклау акциясе кысаларында бүген Казанның Түбән һәм Урта Кабан күлләре арасында урнашкан “Вахитов” паркында 400 данә күләмендә Европа чыршысы, вак яфраклы юкә һәм гади миләш утыртылды. Акциягә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм эшчеләре дә теләктәшлек белдерде. Чара Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елы кысаларында, шулай ук урманга карата сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, торгызу һәм ишәйтү мәсьәләләренә игътибар җәлеп итү максатларында уздырылды.


5
октябрь, 2018 ел
җомга

Алабуганың "Ласточка" балалар бакчасында "Бердәм урман утырту көне" табигать саклау акциясе булды Урманчылар балалар белән берлектә бакча территориясендә өч зәңгәр чыршы утыртты. Мөгаллимнәр сүзләренә караганда, мондый акцияләр үсеп килүче яшь буынны табигатькә сакчыл карарга өйрәтә. Акциядә катнашкан бала урманны хөрмәт итәргә, яратырга һәм кадерләргә өйрәнә.  Шулай ук бүген Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре шәһәрнең 5 нче һәм 10 нчы гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар белән берлектә агач утырту акциясен дә үткәрде. Чара барышында 65 зәңгәр чыршы, 50 миләш һәм 10 тау нараты утыртылды. Урманчылар белән берлектә балалар мәктәп территориясен төзекләндереп һәм яшелләндереп кенә калмыйча, урман һәм табигать турында да күп кызыклы мәгълүматлар белде.


4
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татар-информда урман хуҗалыгының көнүзәк мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Тимур Галиев җавап бирде.

Тимур Галиев билгеләп узганча, Татарстанда "Урман утырту көне" акциясен 2011 елдан бирле уздыралар, шул чордан бирле акция кысаларында 5000 га мәйданда 20 млн якын яшь агач утыртылган. Акциядә республикада яшәүче 330 меңнән артык кеше катнашты. Билгеләп узарга кирәк, әлеге агачлар нигездә зур шәһәрләрдә паркларны һәм скверларны яшелләндерү, шәһәр яны һәм башка торак пунктларында яшел калканнар булдыру максатларында утыртыла.

Республика табигать саклау акциясенең көзге этабы 2018 елның 6 октябрендә булачак. Массакүләм агач утырту Россия Федерациясендә Ихтыяри зат (волонтер) елын уздыру кысаларында, шулай ук урманга сакчыл караш тәрбияләү, урман ресурсларын саклау, яңадан үстерү һәм арттыру проблемаларына җәмгыять игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелә.  Бу көнне теләгән һәркем агач утырта ала. Бармакчалы бияләйләр, көрәкләр, үсентеләр урында бирелә. Фәкать теләк һәм яхшы кәеф булу зарур. Гомуми мәйданы 300 га булган урыннар – әлеге акция кысаларында урманнарны торгызу эшләренә нәкъ менә шул күләмдә җир бүлеп бирде.  Татарстанда 1,3 млн. артык үсенте утырту ниятләнә. Үзәк чара Питрәч муниципаль районында, Иске Шигали авылы янындагы участокта 10.00 сәгатьтә узачак.

Матбугат конференциясендә шулай ук законсыз агач кисү очракларын чикләү мәсьәләләре дә күтәрелде, әлеге мәсьәлә министрлыкның махсус контролендә тора. 2018 елда законсыз агач кисү очраклары буенча 6 җинаять эше кузгатылды.

Очрашу барышында шулай ук 2019 елның гыйнварыннан башлап халыкка урманнардагы коры-сарыны җыярга рөхсәт итүче закон турында да сүз булды. Журналистларга коры-сары дигәндә агачлар табигый рәвештә һәлак булганда аерылып төшә торган һәм җир өслегендә ятучы агач кәүсәләрен һәм аларның өлешләрен күздә тоту кирәклеге хакында аңлатылды. Урманда коры-сарының җыелуы аның санитар торышын начарайта, янгын чыгу куркынычын арттыра. Ләкин законның кабул ителүе халыкка агач кисәргә ярый дигән сүз түгел, моның өчен штраф яный.  

Өлгергән һәм картайган агачлар мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмады, мисал өчен, Татарстанда черек усак күләме 60% тәшкил итә. Республиканың урман хуҗалыгы өчен "Алабуга" махсус икътисадый зонасында "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" төрек компаниясе тарафыннан тормышка ашырыла торган түбән товарлыклы үзагач эшкәртү проекты өстенлекле булып тора. Урман хуҗалыкларыннан Алабуга заводына түбән товарлыклы, тәрбияви кисүләрдән калган агач материаллары китерелә.


3
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Лениногорск урманчылыгы" ДКУ белгечләре Лениногорск мунципаль районының Иске Кувак урта мәктәбендә укучылар янында кунакта булды. Җитәкче-урманчы Александр Степанов Татарстанның урман хуҗалыгы барлыкка килү тарихы турында, көн саен урманнарны саклау һәм ишәйтү миссиясен башкаручы урманчылык һәм урман хуҗалыгы белгечләре эше турында сөйләде. Азактан ачык һавада кызыклы дәрес узды, аның барышында урманчылар урман эше буенча мәктәп укучылары өчен мастер-класс уздырды – "биеклек үлчәгеч" дип аталучы махсус үлчәү җиһазы ярдәмендә агач биеклеген үлчәргә өйрәттеләр. Мәктәп укучылары белән мондый очрашуларны Лениногорск урманчылыгында даими гамәлгә ашырырга планлаштыралар. "Без балаларның урман һөнәре турында күбрәк белүен, урман өлкәсенә карата аларда кызыксыну уятырга телибез", –дип билгеләде урманчылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International