ЯҢАЛЫКЛАР


17
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

Республиканың табигатьне саклау акциясе кысаларында беренче мәртәбә агачлар утырту нияте 2010 елда тормышка ашырыла һәм инде бүгенге көндә әлеге уңышлы идеяне башка төбәкләр дә эләктереп алдылар, шул дәвердән бирле ул россиякүләм дәрәҗәсенә иреште. Аның максаты – урман ресурсларын саклау һәм үрчетү, “яшел” байлыкка карата сакчыл караш тәрбияләү.

2017 елның 14 октябрендә Бөек Ватан Сугышының 75 еллыгына әзерлек кысаларында “Яшел патруль” мәктәп урманчылыгы, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ вәкилләре А.Р. Хафизова һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУ Л.В. Садыйкова белән берлектә, “Ютазы УББМ” МБМУ территориясендә “Хәтер Аллеясы”н утыртты. Уртак хезмәт һәм урман

хуҗалыгы һәм урманчылык вәкилләре белән аралашу нәтиҗәсендә территориядә яңа агачлар булдырылды, шул ук вакытта акциядә катнашучыларның барысы да күңелле тәэссирләр алды.

“1945 елның язында безгә Бөек Ватан сугышы ветераннары бүләк иткән яңа тормышны символлаштырып, бу агачларның ни рәвешле үсеш алачагын без һичшиксез күзәтеп торачакбыз”, – диде табигатьнең яшь сакчылары.

2017 елның 9-13 октябрендә Варшавада (Польша Республикасы) БДБ Европа Икътисад Комиссиясенең Урманнар һәм урман тармагы буенча комитетының һәм Берләштерелгән Милләтләрнең Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасының Урман хуҗалыгы буенча Европа комиссиясенең чираттагы Уртак утырышы булдып узды.

Сессиянең “Урманнар – безнең уртак байлыгыбыз” шигаре профильле дәүләт хакимияте органнарыннан, фән, бизнес һәм хакимияткә карамаган учреждениеләрдән – 40тан артык дәүләт вәкилләрен берләштерде.

Экспертлар 2016-2017 елларда Европа киңлегендә, шулай ук Үзәк Азия һәм Кавказ төбәгендә урман секторлары буенча үткәрелгән темаларга багышланган уртак эш нәтиҗәләрен карап тикшерде.

Сессиядә катнашучылар хәзерге вакытта башкарыла торган проектлар турында фикер алышты, 2018-2019 еллардагы эш буенча тәкъдимнәрне килештерде.

Сессия кысаларында 2018-2021 елларга урманнар буенча ЕЭК ООН/ФАО комплекслы эш планы әзерләнде һәм расланды. Әлеге программа дәүләтләрнең уртак эшчәнлегенә нигез салачак, асылда: урманнар белән тотрыклы идарә итүдә, урман комплексын үстерү буенча дәвамлы стратегияләр әзерләүдә, төбәктәге урманнарның торышын бәяләү өчен критерийлар һәм индикаторлар эшләүдәге аналитик тикшеренүләр, фәнни-тикшеренү проектларын үткәрү мәсьәләләре буенча потенциалны ныгыту һәм тәҗрибә уртаклашу буенча эшләүдә.

Урманнардан файдалану һәм аларны яңадан җитештерү идарәсе башлыгы М.С. Доронин җитәкчелегендәге Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы делегациясенә ВНИИЛМ ФБУ һәм “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре керде.


16
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

“Балтач” комплекслы дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре тарафыннан Карадуган урта мәктәбендә укучылар һәм Карадуган авыл җирлегендә яшәүчеләр белән бергә Карадуган авылы янәшәсендәге заказник территориясендә үсенте утырту эшләре башкарылды. Уртак хезмәт нәтиҗәсендә 1000 данә нарат үсентесенә гомер бирелде. Дустанә мөнәсәбәттә агач утырту эшләре тәмамланганнан соң активистлар тарафыннан территорияне һәм төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре булган Шушма елгасының су саклау зонасында тәртипкә китерү эшләре башкарылды.

2017 елда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында, шулай ук “Яшә, урман!” акциясе нигезендә “Тәтеш урманчылыгы” дәүләт казана учреждениесендә “Урман атнасы-2017” акциясе узды. Урманчылык территориясендә урман фондына, муниципаль район территориясенә агач утырту, урман фонды территориясен көнкүреш калдыкларыннан һәм чүп-чардан тәртипкә китерү эшләре башкарылды. Акция вакытында 2 гектар мәйданда урман фонды калдыклардан, 5 гектар җирдә чүп-чардан чистартылды, урман фондында 1,8 гектарда 7,8 мең данә агач һәм район территориясендә 1,2 мең агач утыртылды. Районның күп кенә предприятиеләре – балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. актив катнашты.

Узган шимбә көнендә “Урман атнасы” акциясе кысаларында Казан шәһәренең Вахитов районындагы Рус-Алман Швейцариясе территориясендә 5 мең данә ылыслы агач утыртылды һәм каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре башкарылды. Акциядә Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең, республика пенсия фонды хезмәткәрләре, Казан авыл хуҗалыгы университетының урман факультеты студентлары, Казан шәһәренең 181 санлы мәктәбендә укучылар катнашты.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Харис кызы Сабурская да үз агачын утыртты. “Экологик иминлек безнең халык өчен бик мөһим. Татарстанда ел саен үткәрелә торган әлеге акция әйләнә-тирә мохит проблемаларын хәл итәргә булыша һәм моңа охшаш чараларда халыкның катнашуы – безнең экологиябезне саклауның аеруча әһәмиятле өлеше булып тора”, – диде С.Х. Сабурская.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Нуретдин улы Бәдертдинов ММЧ вәкилләре каршында чыгыш ясаганда әлеге чараның “Урман атнасы” табигать саклау акциясенең кульминациясе булуы хакында билгеләп үтте. Аның кысаларында Татарстанда 350 гектарда 1 миллион яшь үсенте утыртылды, урман фондыннан 60 тонна каты көнкүреш калдыгы чыгарылды, 300 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды. “Табигать саклау акцияләренең максаты – табигатькә, урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау, яңадан җитештерү һәм үрчетү проблемаларына җәлеп итү. Табигать саклау акциясенә кушылган барча кешеләргә дә рәхмәт әйтәсем килә, бу республикада яшәүче 30 меңнән артык кеше”, – диде Ә.Н. Бәдертдинов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 15 сентябрьдән башлап Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигать саклау акциясе уздырыла, ул 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


13
октябрь, 2017 ел
җомга

“ТР Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге” МКУнең “Белем бирү оешмаларының республиканың “Чиста урманнар”

табигать саклау акциясендә катнашуы турында” 2017 елның 24 апрелендәге боерыгын үтәү максатларында Тәтеш муниципаль районы территориясендә 7А сыйныфында укучы ир балалар һәм сыйныф җитәкчесе Х.Г. Фәткуллин, ата-ана һәм Тәтеш кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Р.Ш. Хәлитов белән берлектә, 15 сентябрьдә Сабантуй мәйданы территориясенә киттеләр. Көчле, актив малайлар территорияне чүп-чардан, көнкүреш калдыкларыннан чистартты, корыган агачларны кисеп, зур-зур өемнәргә туплап куйды. Урманны ауган агачлардан чистарту өчен дә шактый вакыт таләп ителде.

Көнкүреш калдыкларын җыйганда балалар зарланышып та алды: “Еш кына, бирегә әти-әниләр белән ял итәргә һәм футбол уйнарга килгән чакта, безнең урманыбызда кирәкмәгән, урманга һәм табигатькә бернинди дә мөнәсәбәте булмаган артык күп предметларның саклануын күрәбез, бу күренеш ял рухын боза. Чөнки безгә әүвәл бу хәлне тәртипкә китерергә туры килә, ә бары тик шуннан соң гына җирлекнең гүзәллегенә сокланып, саф һава суларга мөмкин була”,– диләр Дубровин Тимур, Евстигнеев Даниил, Сурко Руслан, Нежданов Марат.

“Ярый әле, акция язын гына түгел, ә хәзер – көзен дә үтә һәм көннән-көн күләмен арттыра, популярлаша бара. Мин аның барлык шәһәрләрдә генә түгел, ә илнең авылларында да үткәрелүе хакында беләм, – дип билгеләде Рәис Шамил улы Хәлитов, – чөнки, язын агачлар тизрәк терелеп, коры-сары комачауламасын өчен, кыш башланганчыга кадәр урманны тагын бер мәртәбә чистартырга кирәк.

“Бүген урман фонды территориясен каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту буенча уздырыла торган табигать саклау акцияләренең барыннан да элек минем укучыларымның аңында табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга карата сакчыл караш формалаштыруга юнәлдерелгән”,– диде сыйныф җитәкчесе.

Дуст-тату коллектив ярдәмендә 5 капчык чүп-чар җыеп алынды, коры-сары һәм ауган агачлар өч зур өем булып тупланды.

“Чиста урман миннән башлана!!!” – дигән фикердә укучылар. Балалар табигатькә карата халыкның фикере яхшы якка үзгәрүенә шатлана, урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру – мөгаллимнәрнең һәм ата-аналарның бурычы.


12
октябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов, ТКР башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев, Түбән Кама хакимияте вәкилләре, шулай ук шәһәрдәге предприятиеләрнең, оешмаларның һәм идарәче компанияләрнең хезмәткәрләре катнашты.

“Татарстанның яшел калканы” республика проектына Түбән Каманың санитар-саклык зонасы районында старт бирелде, бу урын сәнәгать зонасы һәм шәһәр арасында урнашкан. Бүген биредә биеклеге 1,5 метр булган 220 эре үсенте утыртылды. Болар – чыршылар, наратлар, каеннар, миләш, корычагач үсентеләре, алар Түбән Кама урман хуҗалыгы питомнигында җитештерелгән, һәм Саба урман хуҗалыгыннан алып киленгән ике яшьлек 1800 нарат чәчкеннәренә гомер бирелде. Яшь утыртмаларны биредә 11 ел эчек Түбән Камада 2006 елда башланып киткән “Яшел калкан” муниципаль проекты кысаларында утыртылган агачлар янәшәсендә утырттылар.

2017 елның 10 октябрендә Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында “Җир сулышы” IV Балалар һәвәскәрлек берләшмәләре республика конкурсына йомгак ясалды.

Бу көнне чарада катнашучылар Лесхоз бистәсенең Мәдәният йортына җыелды, биредә аларны коймак, самовардан ясалган чәй, чәчәк балы һәм башка табигый продуктлар белән сыйладылар. Шулай ук биредә алар “Туган төбәкнең матурлыгы” темасына фотолар, яраксыз материаллардан ясалган күргәзмә, шулай ук Саба урман хуҗалыгында калдыксыз җитештерү принцибы белән җитештерлә торган товарлар белән дә таныша ала иде.

Алга таба йомгак ясау чарасының тантаналы өлеше дәвам итте, биредә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов; “Саба урманчылыгы” ДБУ җитәкче-урманчысы Вәсил Нурулла улы Гыйззәтуллин; Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәният үсешенең республика үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Завгарова; “Татарстан-Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Абдрахман кызы Тарханова; ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Йосыпова Рәзилә Равил кызы; ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының экологик мәгърифәт һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар бүлеге әйдәп баручы белгече Гыйльмиҗанова Елена Геннадьевна катнашты.

Әлбәттә инде, сәламләү сүзләре белән Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп урманчылыгы әгъзалары чыгыш ясады. Кунаклар “Иң яхшы һәвәскәрлек берләшмәсе” конкурсындагы лауреатларның күркәм презентацияләре белән танышты, бу эшләр туган төбәкнең табигать байлыкларын яклау, саклау һәм арттыру буенча әһәмиятле һәм актуаль темаларны яктырта иде.

Яраксыз материаллардан төрле әйберләр эшләү буенча мастер-класслар балаларны һәм яшүсмерләрне генә түгел, тантанага килгән өлкән кунакларны да битараф калдырмады, зур кызыксыну уятты.

Тантаналы өлеш тәмамлангач, кунакларны Урман музеена, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә, Нургали Миңнехан улы Миңнеханов исемендәге дендрология бакчасына һәм сувенирлар цехына экскурсиягә чакырдылар. Дендрология бакчасы территориясендә балаларны җиңүчеләр өчен махсус әзерләнгән бүләкләр белән квест-программа көтә иде. Ләкин беркем дә буш кул белән китмәде: һәркем үзе белән иң яхшы бүләкне – Саба төбәгендә үстерелгән үсентене алып китә алды, яшь агач киләчәк буыннарны да әле бик күп еллар дәвамында сөендереп торачак.

“Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясе активлашканнан активлаша бара. Исегезгә төшерәбез, республика акциясе 7 октябрьдә старт алды һәм “Яшә, Урман!” россиякүләм акциясе кысаларында уза. Иртәгә, 2017 елның 13 октябрендә, Казан шәһәренең Вахитов районындагы Рус-Алман Швейцариясе территориясендә (Казансу елгасы янәшәсендә, Арча зираты янында) су саклау агачлары утыртылачак һәм территориядә каты-көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшләре үткәреләчәк, бу чарада министрлыкларда эшләүчеләр, студентлар һәм мәктәп укучылары катнаша. Чара барышында урманчылар агачларны урман хуҗалыгында чәчкеннәрне утыртканда кулланыла торган махсус кораллар (Колесов кылычы һәм Саба кылычы) ярдәмендә утырту буенча мастер-класс үткәрәчәк.


11
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 12 октябрендә Түбән Кама районында Татарстан Республикасында Экология елын үткәрү буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышы узачак. Чараны оештыручы булып ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тора. Әлеге чара кысаларында урманчылар тарафыннан яшь агач үсентеләре утыртылачак, бу эш “Урман атнасы-2017” табигать саклау акциясенә багышлана.

Утырту материалын “Түбән Кама урман хуҗалыгы” ДБУ җиткерәчәк. Акциядә катнашучылар 4 меңнән артык үсентегә гомер бирәчәк: чыршы, миләш, юкә, нарат, каен агачлары утыртылачак. Агач утырту эшендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов катнашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International