2016 елның 1 октябрендә үз көченә кергән 2015 елның 30 декабрендәге “Урманнарны зарарлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында” № 455-ФЗ Федераль закон нигезендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы http://minleshoz.tatarstan.ru/rus/lesopatologicheskie-obsledovaniya.htm сайтында аерым бүлек барлыкка киләчәк, анда урман-патологик тикшерү актлары урнаштырылачак, алар нигезендә санитар кисүләр һәм башка санитария-савыктыру чаралары билгеләнә. Әлеге реестрларда гражданнар үзләре өчен кызыклы булган урман кишәрлекләрендә агачларны кисү сәбәпләрен күрергә һәм актта күрсәтелгән белешмәләрне үз күзәтүләре белән чагыштыра алачак. Актның факттагы торышка туры килмәү очракларын ачыклаганда гражданнар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының интернет-кабул итү системасына яисә Идел буе федераль коругының Урман хуҗалыгы департаментына гарызнамә җибәрергә мөмкин. Республикада яшәүчеләрнең күбесен урманнарда башкарыла торган санитар кисүләренең законлы булу-булмавы, законлы кисүләрнең хаклы һәм нигезле булу мәсьәләләре борчый, ә урман хуҗалыгында, теләсә нинди башка тармактагы кебек үк, хаталар да һәм аерым вазифаи затларның вазифаларыннан явызларча файдалану очраклары да булырга мөмкин.
Хәзер урман-патологик тикшерү акты Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында төзелгән вакыттан башлап өч көнлек срокта бастырылачак. Урман-патологик тикшерү акты басылып чыккан соң 20 көн дәвамында анда күрсәтелүче зарарлы организм чыганаклары белән көрәшү чараларын, шул исәптән санитар кисүләрен башкару катгый тыела.
Шулай ук, аталган федераль законда санитария-савыктыру чараларын билгеләүне һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту эшендә җәмәгатьчелекне катнаштыру да күздә тотыла.
“Зөя буйлары” ДТКТ хезмәткәрләре “Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге УБМ” МБМУ укучылары өчен “Көзен табигатьне саклау” темасына дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – көзен табигатьне саклау; гөмбә, җиләк, чикләвек җыю кагыйдәләренә өйрәтү; җылы якларга китүче һәм бездә кышлаучы кошларга, парк һәм урман хайваннарына карата кышкы чорда үз-үзеңне тотыш нормалары белән таныштыру. Дәрес азагында тыюлык белгечләре укучыларның белемнәрен тестлар ярдәмендә ныгыттылар.
“Ашыт” ДТКТ белгечләре, балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә, “Арчаның 2 санлы балалар бакчасы”нда тәрбияләнүчеләр өчен экологик тәрбия дәресен үткәрде. Табышмаклар һәм әкиятләр ярдәмендә балаларга уен рәвешендә табигатькә һәм әйләнә-тирәлеккә булган сакчыл караш турында сөйләделәр. Чара тәмамлангач тәм-томнар – көз уңышларын тараттылар. Тәрбиячеләргә тыюлык грамоталары һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чыгарылган җыентыклар тапшырылды.
Алмас Нәзиров Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгына багышланган “Җир Хартиясе” – тотрыклы үсешнең фундаменталь проблемаларын гамәлдә хәл итү коралы” халыкара фәнни-гамәли конференциясе утырышында катнашты.
Үзенең “Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру чаралары турында” темасына чыгышында А.Ә. Нәзиров Татарстан Республикасы Җир Хартиясенең үзенчәлекле принциплары буенча Урман хуҗалыгы министрлыгының эшен ачып салды. “Киләчәк буыннар өчен табигый мирасны саклау максатларында” 2011 елдан башлап 2015 елга кадәр урман торгызу эшләре 11 меңнән артык гектар җирдә башкарылды, шул исәптән ясалма урман утырту хисабына. Министрлыкка буйсына торган учреждениеләрдә үсентеләрне сыйфатлы һәм уңышлы үстерү өчен 55 митомник бар. Игътибар төп урман булдыручы токымнарга гына түгел, ә җимешле-җиләкле һәм декоратив токымнарны үстерүгә дә бирелә. 2015 ел нәтиҗәләре буенча, республиканың базис питомникларында 1,7 миллион җимешле-җиләкле һәм декоратив токым үсентеләре җитештерелде. Урманчылар тарафыннан шулай ук яклаулы урман үрчетү алымнары файдаланыла, бу гамәл җир эрозиясе процессын туктата (2014 ел өчен Татарстан Республикасында эрозиягә бирешкән җирләр 2,2 миллион гектардан артык иде). 2011 елдан башлап 2015 елга кадәр булдырылган яклагыч эрозиягә каршы утыртмалар саны 11,5 мең гектарга җитте. Тулаем алганда, бу икътисадның агросәнәгать секторын сыйфатлы авыл хуҗалыгы биләмәләре белән тәэмин итә, шул ук вакытта төбәкнең экологик тотрыклылыгын да, эстетик һәм рекреация ягыннан кызыксындыручанлыгын да арттыра.
Җир Хартиясенең “Тормышның барлык күптөрлелегенә ихтирам һәм кагыртучан караш” кебек әһәмиятле принцибын ачып, министр болай дип билгеләде: “Биологик төрлелекне саклау буенча нәтиҗәле коралларның берсе булып даими рәвештә үсә торган МСТТ системасы, Татарстан Республикасы Кызыл китабын алып бару кысаларында системалы рәвештә үткәрелә торган фәнни тикшеренүләр тора. Соңгы вакытта эре ерткыч кошларның оялары күренү, аюларның, селәүсеннәрнең, башка ерткыч хайваннарның саны, шулай ук хайваннарның аучылык төрләре запасларының артуы әйләнә-тирәлек торышы индикаторларының берсе буларак, аларның республика территориясе буенча таралышы Татарстан Республикасындагы экологик вәзгыятьнең яхшыруында күзәтелә торган уңай тенденцияләр турында таныклый”.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында “2016 елгы иң югары культуралы питомнигы” исеменә конкурс узды. Анда министрлыкка буйсынган учреждениеләр актив катнашты. Катнашучылар тарафыннан тапшырылган эшләрне өйрәнеп, конкурс комиссиясе җиңүчеләрне атады.
1. урын– “Саба урманчылыгы” ДКУ
2. урын– “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺМУ
3. урын - “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУ
Бүгенге көндә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы системасында 55 урман питомнигы бар, аларда киң ассортиментлы ылыслы, яфраклы үсентеләр, шулай ук декоратив токымнар үстерелә. Урман питомникларында эшләүчеләр хезмәтне оештыруга алдынгы технологияләрне кертә, шуның аркасында утырту материалын үстергәндә югары күрсәткечләргә ирешәләр.
Татарстан Республикасының урман инспекторлары җирлек урманчылыкларында осталык кишәрлекләренә ревизия үткәрде. 2016 елның 27 октябренә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсына торган учреждениеләрдә түбәндәге эшләр башкарылган:
- планлы тикшерүләр. Белгечләр тарафыннан урманнарны законсыз кисү буенча 15,1 кбм. җир ачыкланды. Китерелгән зыян 48,4 мең сум тәшкил итә.
- контрольлек ревизияләре. Урманны законсыз кисүгә карата 3,2 кбм. җир ачыкланды. Китерелгән зыян күләме 2,3 мең сум тәшкил итә.
- планнан тыш тикшерүләр. Законсыз кисүләр ачыкланмады
Лубян урман-техника көллиятендә Татарстан Республикасы командаларын “Ландшафт дизайны” вәкаләте буенча “Яшь профессионаллар” World Skills Russia ачык төбәк чемпионатына әзерлек эшләре башланды, чемпионат 2017 елның 1-3 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. Лубян көллиятендә укучылар, шушы елның апрелендә Казан ярминкәсе мәйданында булып узган эшче һөнәрләр чемпионатында (WorldSkills Hi-Tech) призлы урыннар яулап, үзләрен танытырга өлгерде инде. Ул вакытта ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 684 кеше катнашты. Ярышлар 56 вәкаләт, 6 максатчан блок буенча узды: төзелеш, сәнәгать, ИТ хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн. Лубян урман-техника көллиятеннән “Ландшафт дизайны” вәкаләтендә укытучы Н.М. Сираҗетдинова белән административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Н.М. Сираҗетдинов тарафыннан әзерләгән ике команда катнашты. Аларның көндәшләре буларак Казан һәм Мәскәү өлкәләре командалары чыгыш ясады. Эшләрне бәяләгәндә башкарыла торган эшләрнең, җитештерүчәнлекнең сыйфаты, куркынычсызлык техникасын саклау һәм командада эшли алу сәләте исәпкә алынды. Бирелгән техник бирем нигезендә ярышларда катнашучылар шартлыча парк ясадылар, анда аны клумбалар һәм чәчәкләр белән бизәргә, тротуар плитәләреннән юллар түшәргә, агач түшәмә ясарга, декоратив агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча Рүзилә Закирова белән Мария Мохова составындагы “Лубян урман-техника көллияте” студентлары – өченче, ә Блохин Александр белән Толмачева Ангелина составындагы команда икенче урынны яулады.
“Ашыт” ДТКТ белгечләре ТР Арча районының “Васильева Бужинский детский сад” МБДМУ учреждениесендә кызыклы тематик дәрес үткәрделәр. Уен рәвешендә балалар бөҗәкләрнең тормышы, аларның табигатьтә барган үзгәрешләргә яраклашуы турында белделәр. Сабыйлар тыюлык территориясендә яшәүче һәм ТР Кызыл китабына кертелгән бөҗәкләр белән таныштылар. Чараның төп максаты – тере табигатькә карата кызыксыну уяту, бөҗәкләрнең охшаш һәм аермалы билгеләрен чагыштыра һәм аерып чыгара белү. Балалар бакчасында эшләүчеләргә тыюлык грамоталары, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан чыгарылган җыентыклар тапшырылды.
Нурлат мәктәп урманчылыгында менә дигән идея тормышка ашырыла. Бишенче һәм алтынчы сыйныфларда укучылар сәнгать остаханәсен ачып җибәрде, анда табигый материаллардан төрле эшләнмәләр ясала. Балалар башта яфракларны киптерделәр, күпсанлы күркәләр, кабырчыклар җыйдылар. Һәркайсы үз сюжетын сайлады. Яфраклардан кошларның, балыкларның, күбәләкләрнең, тиеннәрнең аппликацияләрен; орлыклардан – вазалар, бәйләмнәр һәм күп кенә башка кирәк-яракларны ясадылар. Диана Нуриеваның кул эшләнмәсен барысы да кызыклы дип таныды, ул “Су асты дөньясы”н ясады.
2016 елда “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында колексына үзгәрешләр кертү турында” 28.12.2013 № 415-ФЗ Федераль закон тулы күләмдә үз көченә керде. Аны тормышка ашыру кысаларында үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы уңышлы гына эшләп килә. Система эшен тәэмин итү өчен 20 норматив-хокукый акт – Хөкүмәтнең 14 карары һәм әмернамәсе, Россия Табигать министрлыгының 6 боерыгы кабул ителде.
Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28.1 статьясының 1 өлеше буенча 2016 елның 1 гыйнварыннан башлап үзагач белән алыш-бирешләр турындагы декларацияне тапшырмаган яки вакытында тапшырмаган өчен, шулай ук үзагач белән алыш-бирешләр турындагы декларациягә белә торып ялган мәгълүматлар керткән өчен вазифаи затлар һәм юридик затлар административ җаваплылыкка тартыла.
2016 елда 1977 административ эш кузгатылды инде – 1830 эшне урманнар белән идарә итү органнары һәм 147 эшне полиция органнары ачты. Федераль округлар буенча Урман хуҗалыгы департаментлары инспекторлары төзегән административ эшләр буенча 7 422,5 мең сумлык штрафлар салынды.
Хәзерге вакытта үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы актив файдаланыла һәм аннан бик күп кеше файдалана.