Россия Федерациясе Оборона министрлыгының “Урман хуҗалыгы идарәсе” ФДАУ белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында “Оборонлес” махсус автоматлаштырылган мәгълүмат системасыннан файдалану турында килешү имзаланды. Әлеге программа 2017 елда сафка басачак. “Оборонлес” Татарстан Республикасы территориясендә термонокталарны оператив ачыклау мөмкинлеген бирәчәк, димәк, янгын чыккан урыннарга килү вакыты да, моңа бәйле чыгымнар да кимиячәк, бу урман фондында урман янгыннары мәйданнарын киметергә булышачак.
Агымдагы елның 11 ноябрендә “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ базасында аз комплектлы урман әзерләүче бригадалар, югары җитештерелешле урман әзерләү комплекслары тарафыннан үзагач әзерләү процессын һәм хезмәтне саклау эшләрен оештыру буенча семинар-киңәшмә булачак. Семинар кысаларында 2016 елның 9 ае өчен ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясалачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада катнашты. Митинг-концерт Кремль яр буенча, Игенчеләр сарае янындагы скверда булды.
“Халыклар бердәмлеге көне” бәйрәме 2004 елның декабрендә Россия Президенты В.В. Путин тарафыннан имзаланган “Россиядә хәрби шөһрәт көннәре (җиңү көннәре) турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”гы Федераль закон нигезендә гамәлгә куела. Беренче мәртәбә халыкара бәйрәмне Россиядә 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтәләр. Халыклар бердәмлеге көне 1612 елдагы вакыйгалар хөрмәтенә гамәлгә куела, ул чакта Кузьма Минин белән Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итә.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Тайфик Дедебаш – “Кастамону Интегрейт Вуд Индастри” ҖЧҖ директорлары советы вәкиле җитәкчелегендәге төрек компаниясе делегациясе булып китте. Очрашу барышында яклар 2017 елда “Кастамону Интегрейт Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына үзагач китертү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, 2016 елның 3 һәм 4 ноябрь көннәрендә республикада юеш кар, 1000 метрга кадәр күрү дәрәҗәсен начарлата торган буран һәм азрак бозлавык, урыны-урыны белән секундына 15-17 метр тизлекле көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы төбәк диспетчерлык идарәсе пунктының тәүлек дәвамындагы эш режимы оештырылды.
Иртәгә, 2016 елның 4 ноябрендә, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган митинг-концертта катнашачак. Чара Кремль яры буенда, Игенчеләр сарае скверы каршындагы мәйданда узачак.
“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясен тәмамлау өчен ике атнадан азрак вакыт калды. Бүгенге көндә акциядә 1,6 меңнән артык кеше катнашты, урман фондының 489 арендаторы, 161 предприятие, шулай ук 21 бакчачылык ширкәте актив партнерлары булды. Акциядә катнашучылар тарафыннан урман фонды һәм МСТТ территорияләреннән 1102,2 м3 каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды һәм чыгарылды. Моннан тыш, автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан 694,4 м3 коры-сары һәм ауган агачлар җыештырылды.
Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан каты көнкүреш калдыкларын урман биләмәләрендә һәм МСТТ территорияләрендә законсыз урнаштыру очракларын ачыклау буенча 211 рейд чарасы үткәрелде. Рейдлар нәтиҗәсендә 52 ККК өеме ачыкланды, алар хәзерге вакытта 100% дәрәҗәсендә юкка чыгарылды.
Акция барышында 45 чишмә чистартылды һәм төзекләндерелде. Урман фондында һәм автомобиль трассалары буйларында 112 мәгълүмат тактасы, аншлаг һәм ял урыннары төзекләндерелде.
2016 елның октябрендә Федерация Советының авыл хуҗалыгы-азык төлек һәм табигатьтән файдалану сәясәте комитетында (Мәскәү ш.) С.Ф. Лисовский җитәкчелегендә “Махсус сакланучы территория һәм объект җирләреннән файдалану һәм аларны саклау буенча хокукый проблемалар” темасына түгәрәк өстәл булды.
Утырышта Федерация Советы әгъзалары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, федераль башкарма һәм суд хакимияте, Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте башкарма органнары, фәнни учреждениеләр һәм эксперт берләшмәләре вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Р.Р. Йосыпова катнашты.
Түгәрәк өстәл докладларында махсус сакланучы табигый территорияләрнең, дәвалау-савыктыру җирләренең һәм курортларның, федераль һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектлары җирләреннән файдалану һәм аларны саклау проблемаларына бәйле мәсьәләләр яктыртылды. Утырыш нәтиҗәләре буенча тәкъдимнамәләр проекты төзелде, ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасына, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә җибәреләчәк.
Әлмәт районындагы урман утыртмаларының берсендә Старомихайловск УГБ “СПЭКТР” мәктәп урманчылыгы отряды “Татарстан имәннәрен торгызу” акциясен үткәрде. Балалар имән чикләвекләрен җыйдылар, ул 175 кг тәшкил итте. Чара табигатькә чыгып белем алу рәвешендә узды, анда 13 бала, мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Р.М. Гайфетдинов һәм Әлмәт урманчылыгы ДКУ вәкилләре катнашты. Дәреснең максаты Татарстан Республикасындагы урман байлыкларын саклау һәм үрчетү иде. Активистлар фикеренчә, имән чикләвекләрен җыю эше нәтиҗәсез калмас. Җимешләрдән яңа агачлар үсеп чыгар һәм авыл халкын сөендереп торыр.
Старомихайловск УГБ мәктәбе 2001 елдан башлап Әлмәт урманчылыгы ДКУ хезмәткәрләре белән максатчан эш алып бара. Мәктәп укучыларының экология юнәлешендәге кыйммәтле кыйблаларын торгызу процессын тормышка ашыру өчен яшүсмерләрнең үзләре тарафыннан башкарыла торган эшләр әһәмиятле һәм нәтиҗәле булып тора. “СПЭКТР” мәктәп урманчылыгы отряды 2005 елда оеша. Отрядның аталышы очраклы гына шулай сайланмаган: русчага тәрҗемә иткәндә Специально Подготовленная Экологическая Команда Талантливых Ребят. Отряд белән мәктәптә технология һәм ТИН дәресләрен укытучы Гайфетдинов Рамил Марсил улы җитәкчелек итә.
Мәктәп урманчылыгы әгъзалары укучыларда туган төбәгенә карата мәхәббәт һәм кайгыртучанлык, үз авылыңның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләүдә бәхәссез роль уйный торган гадәти чараларда һәм төрле конкурсларда бик теләп катнашалар. Балалар урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән яңадан-яңа очрашуларны түземсезләнеп, туган төбәкләренең экологиясен саклау буенча кайгыртучанлык күрсәтергә һәм үз өлешләрен кертергә мөмкинлек тууын зур теләк белән көтеп калалар.
Татарстан Республикасында гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе төгәлләнде, ул ТР барлык муниципаль районнары территорияләрендә узды. Акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үстерүдән һәм үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарга урманга карата сакчыл караш тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны һәм халыкның яшәү тирәлеген яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт булды. Акциядә республикада яшәүче 30 меңнән артык кеше катнашты. Барлыгы 2 миллионнан артык данә төрле ассортиментлы (чыршы, нарат, каен, юкә, агач-куак үсемлекләре) агач үсентеләре утыртылды. Акция кысаларында истәлекле агачлар утырту буенча тантаналы чаралар узды. Яшь үсентеләрне хакимият органнары вәкилләре, предприятиеләр, бюджет һәм коммерциячел булмаган оешмалар, студентлар, мәктәп укучылары утыртты.