Финанслар һәм бухгалтерлык хисабы һәм контроле бүлегенең башкаручы белгече Әлфия Әгъзәм кызы Җамалиева тармак оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген ревизияләү белән шөгыльләнде. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин аңа үз эшенә җаваплы каравы, югары һөнәри осталыгы өчен рәхмәт белдерде, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләде.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2015 елда урман янгыннарын сүндерү планы төзелде. ИФО УХД матбугат хезмәт хәбәр иткәнчә, ИФО Урман хуҗалыгы департаментына урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планнары проектларын беренче булып Татарстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсе биргән.
Министрлыкка проектларны карау нәтиҗәләре буенча Департамент әзерләгән йомгаклау юнәлтеләчәк.
Республиканың алдагы ике-өч елда утырту материалы белән тәэмин ителеше, урманнарны яңадан торгызуның сыйфаты урман хуҗалыкларының бүген орлык хәзинәләренә бәйле. 2014 елда 1431 кг ылыслы токым орлыклары, 80059 кг яфраклы токым орлыклары, шул исәптән 78.4 кг сабакчалы имән чикләвеге әзерләнде.
Ылыслы токым орлыкларын әзерләүдә югары күрсәткечләргә “Кайбыч махсус урман орлыкчылыгы” (планга карата 206%), “Минзәлә урманы” (208%), Саба өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (241%), “Алабуга урманы” (133%), Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (120%) иреште.
Республиканың алдагы ике-өч елда утырту материалы белән тәэмин ителеше, урманнарны яңадан торгызуның сыйфаты урман хуҗалыкларының бүген орлык хәзинәләренә бәйле. 2014 елда 1431 кг ылыслы токым орлыклары, 80059 кг яфраклы токым орлыклары, шул исәптән 78.4 кг сабакчалы имән чикләвеге әзерләнде.
Ылыслы токым орлыкларын әзерләүдә югары күрсәткечләргә “Кайбыч махсус урман орлыкчылыгы” (планга карата 206%), “Минзәлә урманы” (208%), Саба өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (241%), “Алабуга урманы” (133%), Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урманчылыгы (120%) иреште.
Рослесхозның пресс-службасы хәбәр иткәнчә, 2015 елның 6 январенда Россия Федерациясе Хөкүмәте “Агач белән алыш-биреш декларациясен бирү кагыйдәләрен раслау турындагы” 11нче карарны кабул иткән. Карар РФ Урман кодексына 28.12.2013 № 415 Федераль законы белән кертелгән төзәтмәләргә ярашлы рәвештә әзерләнгән.
Карар агач белән алыш-биреш турында декларация бирү тәртибен билгели һәм декларациянең формасын раслый.
Кертелүче кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, агач белән алыш-биреш итүче, шул исәптән Россия Федерациясенә кертү һәм аннан чыгару максатында алыш-биреш итүче юридик затлар, хосусый эшмәкәрләр агачны исәпкә алу һәм аның белән алыш-биреш итүнең автоматлаштырылган бердәм дәүләти информация системасы операторына агач белән алыш-биреш итү турында электрон документ формасында, тулай кулланыштагы информация-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән “Интернет” информация-телекоммуникация челтәрен, шул исәптән дәүләти һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең бердәм порталын кулланып электрон рәвештә имзаланган декларация бирәләр.
Агач белән алыш-биреш турында декларация агачны атказу, шул исәптән Россия Федерациясеннән чыгару турында килешү төзелү, үзгәртелү я туктатылу көненнән соң 5 эш көне эчендә, ләкин агачны озату көненнән бер көнгә дә соңармыйча бирелә.
Агач белән алыш-биреш декларациясен анда катнашучы ике як та һәр алыш-биреш буенча бирә.
Алыш-бирештә катнашучылар шулай ук ай саен Агачны һәм аның белән алыш-биреш итүләрне исәпкә алуның бердәм дәүләти автоматлаштырылган белешмәләр системасына (ЕГАИС) иялек хокуклары алыш-бирештә катнашучы берәүдән икенчегә күчкән фактик сортимент күләмнәре турында белешмә бирәләр.
Карар 2015 елның 1 июленнән үз көченә керә.
“Лубян урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы былтыр январь аенда оештырылган иде. Урманчылыкның административ бинасында җитәкче-урманчы Ф.Хәбибрахманов министр А.Назыйровны урманчылык коллективы белән таныштырды, аңа үз оешмасының беренче елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Аннары министр Алабугадагы “Кастамону Интегре” заводы өчен агач әзерләү кишәрлекләренә юнәлде. Анда ул агач әзерләүче кече комплекслы бригаданың эш һәм яшәү шартлары белән кызыксынды. Шулай ук Лубян агач эшкәртү заводы цехларында булды, 2012 елда эшкә кушылган пилорама продукциясен карады.
Үзенең беренче урынбасары Харис Мусин һәм Лубян колледжы директоры Афанасий Данилов белән бергә А.Ә.Назыйров аудиторияләрне һәм лабораторияләрне карады, 90 елдан артык тарихы булган колледжның музее белән танышты.
“Чыршы” операциясе чорында урман хуҗалыгы белгечләренең 142 мобиль төркеме төзелде, алар 388 рейд тикшерүе үткәрде. Беренчел белешмәләр буенча, тикшерүләр нәтиҗәсендә урман хокукларын бозу турында 32 акт төзелгән, зыян 55218 сумлык булган. Хәзергәчә 3335 сумлык зыян ирекле рәвештә түләнгән.
Республика урманчылыкларында вахта алымы белән агач әзерләүче комплекслы бригадалар 2015 елның беренче атнасында “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” заводы мәйданына 9518 кубометр агач чималы озаткан. 2015 елда план буенча 500 мең кубометр агач ташылырга тиеш.
Яңа елның беренче атнасында А.Ә.Назыйров министрлыкның күп кенә тармак оешмаларын карады, аларда урман хуҗалыгын алып бару кимәле белән танышты һәм узган ел нәтиҗәләре буенча эш киңәшмәләре уздырды.