ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышларында катнашты

2021 елның 25 сентябре, шимбә

Бүген Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол ярышлары узды. Ярышлар «Мирас» спорт комплексы базасында узды.

Ярышларда Рамил Гыйльманшин, Инсаф Ихсанов, Илназ Хөсәенов, Рөстәм Мөхәммәтшин, Адел Әхмәдуллин, Артем Николаев һәм Илфир Гыйбадуллин составындагы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.

Министрлык белгечләре ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командаларына каршы уйнады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International