Азнакай урманчылыгының кишәрлек урманчысы Бәхтияр Хашыймов Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәргән

2021 елның 27 сентябре, дүшәмбе

ТР «Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге урманчысы Бәхтияр Хашыймов Азнакай районы Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Бәхтияр Хашыймов балаларга төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын җыю, аларны чәчүгә әзерләү, стандарт утырту материалы үстерү һәм урман культуралары булдыру үзенчәлекләре турында сөйләгән.

Очрашу барышында укучылар, шулай ук, Актүбә бистәсенең 3 нче урта мәктәбе яны участогында чәчү өчен имән чикләвекләрен дә җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International