«Рослесозащита» филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова 3 нче гимназиядә дәрес үткәргән

2021 елның 29 сентябре, чәршәмбе

«Рослесозащита» филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова ТР Зеленодольск муниципаль районының «3 нче гимназия» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең 8 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәргән. Очрашу «Урманны саклау – безнең эш» дип аталучы мәгълүмати кампания кысаларында оештырылган.

Дәрес барышында Венера Ефременкова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урманнары яклау үзәгенең эшчәнлек юнәлешләре, урман патологиясенә мониторинг һәм урманнарны торгызуга мониторинг максатлары һәм бурычлары турында сөйләгән.

Аерым алганда, балаларны урманнарның санитария халәтенә һәм урман патологиясе торышына тискәре йогынты ясаучы факторлар темасы кызыксындырган.

Венера Ефременкова шулай ук урман тармагы һөнәрләренә, Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу шартларына да тукталган.

Очрашу ахырында укучылар өчен ТР Урманнарны яклау үзәгенә экскурсия оештыру турында килешенгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International