Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булып узды.
Утырышны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ачты һәм эш регламентын игълан итте. Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова һәм юридик бүлек җитәкчесе Венера Мәнихова доклад белән чыгыш ясады.
Эльвира Зыятдинова 2021 елның 9 аенда коррупциягә каршы сәясәт өлкәсендәге эш нәтиҗәләре турында сөйләде. «Ведомствоның коррупциягә каршы программасында күрсәтелгән төп бурычларның берсе – дәүләт граждан хезмәткәрләре, шулай ук аларның ире яки хатыны һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында тапшырыла торган белешмәләрне кабул итү һәм дөреслеген һәм тулылыгын тикшерү буенча эш алып бару, – дип билгеләп үтте ул. – Чираттагы декларация кампаниясе быелның 1 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр үткәрелде. Мәгълүматны Министрлыкның 56 хезмәткәре һәм Министрлык карамагындагы оешмаларның 59 җитәкчесе тапшырды».
«9 ай эчендә секторга дәүләт граждан хезмәткәрләреннән башка төрле түләүле эшчәнлек алып бару турында 3 хәбәр килде, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен, оешмаларны коррупция куркынычыннан яклау максаты белән, Министрлыктагы «Ышаныч телефоны» үз эшен дәвам итә. Хисап чорында мөрәҗәгатьләр кабул ителмәде».
Шулай ук сектор мөдире агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягәгә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе әзерләгән күзәтүне тәкъдим итте.
Венера Мәнихова 2020 ел һәм 2021 елның 9 ае өчен норматив хокукый акт проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү нәтиҗәләренә тукталды.