Татарстан Республикасында 2022 елда урман культураларын утырту өчен җир әзерләү эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 30 сентябренә әлеге эшләр 0,5 мең га мәйданда башкарылган.
Республиканың Саба, Арча, Биләр, Тәтеш, Чирмешән, Лубян һәм Лаеш урман хуҗалыклары хезмәткәрләре эшләрне төгәлләгән инде. Татарстанда урман культураларын утырту өчен барлыгы 1,4 мең га мәйданда җир кишәрлекләре әзерләргә кирәк булачак.
Моның белән беррәттән, Татарстанда урманчылык белгечләре тарафыннан, урман питомникларында утырту материалын инвентарьлау, урман культураларын тулыландыру һәм төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эшләре дә алып барыла.