ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Халыкара өлкәннәр көне алдыннан урман тармагы ветераннарына бүләкләр тапшырдылар

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел саен, 1 октябрьдә дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарының хәлен белергә барды. Барлык саклану чараларын үтәп, белгечләр аларның хәлләре белән кызыксынды һәм бүләкләр тапшырды.

«Халыкара өлкәннәр көне ветераннарыбызга фидакарь хезмәте һәм республиканың урман комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерергә тагын бер яхшы мөмкинлек булып тора, – ди ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Сез үз эшегезнең остасы буларак үрнәк һәм яшь буын өчен ныклы терәк булып торасыз. Без сезнең олы тәҗрибәгезне, зирәклегегезне һәм ярдәмегезне бик югары бәялибез. Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телим».

Исегезгә төшерәбез, иртәгә, ягъни 1 октябрьдә, Татарстан Республикасында Өлкәннәр декадасы башланып китә. Аның кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә социаль-көнкүреш, психологик һәм башка юнәлешләрдә ярдәм күрсәтү буенча төрле хәйрия чаралары һәм акцияләр оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International