28-30 сентябрь көннәрендә «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексы базасында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активының республика мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Яшь натуралистлары слеты узган. Чарада Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан 170 активист катнашкан.
Слет кысаларында «Иң яхшы фәнни-тикшеренү эше», «Тыюлык сукмаклары», «Яшь натуралист көндәлеге», «Юннатлар – 2021», «Туган як экологиясе» конкурслары, төрле экологик мастер-класслар, квестлар һәм уеннар үткәрелгән.
Слетта катнашучылар белән «Шәһәр яны урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Биектау урманчылыгының кишәрлек урманчысы Марс Мусин да очрашкан. Ул «Урман – безнең байлыгыбыз» темасына дәрес үткәргән. Очрашу барышында Марс Мусин балаларга Татарстан Республикасының урман фонды, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аңа караган оешмаларның эшчәнлек юнәлешләре, шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән.
Дәрес ахырында балалар «Байтик» белем бирү-савыктыру комплексы территориясендә гади нарат үсентеләре утырткан.