Чирмешән урманчылыгының кишәрлек урманчысы Марс Рәхимҗанов «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен гамәли дәрес үткәргән

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

ТР «Чирмешән урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесенең Казан  урманчылыгының кишәрлек урманчысы Марс Рәхимҗанов Чирмешән районы «Чирмешән лицее» МБМУ «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен базислы урман питомнигында гамәли дәрес үткәргән. Дәрес барышында укучылар имән чикләвекләрен чәчеп, берьеллык гади нарат үсентеләрен карау буенча эшләр үткәргән.

Очрашу ахырында Марс Рәхимҗанов балаларны «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясендә һәм «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International