Бөгелмә урманчылыгы хезмәткәрләре урман культураларын инвентаризацияләү эшләрен төгәлләгән

2021 елның 4 октябре, дүшәмбе

«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман культураларын инвентаризацияләү эшләрен төгәлләгән. Әйтик урманчылык белгечләре тарафыннан 40 га мәйданда – бер еллык, 100 га мәйданда – өч еллык һәм 77 га мәйданда биш еллык урман культураларына инвентарьлаштыру үткәрелгән.

«Тернәкләнеп китү дәрәҗәсе 77 проценттан 87 процентка кадәр җитте, – дип сөйләде «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ урманнарны торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова. – Базислы урман питомникларында инвентарьлаштыру нәтиҗәләре бездә 652 мең стандарт утырту материалы барлыгын күрсәтте. Шуларның 500 мең данәсе – нарат, 15 мең данәсе – карагай, 5 мең данәсе – чыршы, 34 мең данәсе – каен, 98 мең данә – тирәк һәм корычагач. Бу үсентеләр һәм кәлшәләр киләсе елда урманнарны торгызу эшләрен башкару өчен җитәрлек булып тора».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International