Россиянең кошларны саклау берлеге табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр буенча «Канатлы фантазияләр» дип аталган VIII интернет-бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйгегә кошлар сурәтләнгән эшләнмәләр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен 2021 елның 5 ноябренә кадәр https://www.birds-konkurs.ru/ сайтына фотолар урнаштырырга кирәк.
Бер катнашучыдан чикләнмәгән күләмдә эшләр кабул ителә.
Бәйге номинацияләре:
– «Россиядәге кошлар» (елның төрле вакытындагы кошлар сурәтләнгән эшләнмәләр);
– «Сакларга һәм саклап калырга» (Россиянең Кызыл китабына кертелгән кошлар сурәтләнгән эшләнмәләр);
– «Ягылбай – 2021 ел кошы» (ел кошы ягылбай сурәтләнгән эшләнмәләр);
– «Кошлы сувенир» (гамәли кулланылышка ия булган эшләнмәләр);
– «Кошлар әкиятләрдә һәм мифларда» (әкияти һәм мифик кошларны сурәтләгән эшләнмәләр).
Бәйгедә җиңүчеләр Россиянең кошларны саклау берлегеннән бүләкләр һәм дипломнар алачак.