Табигатьне саклауга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә республиканың урман фондыннан 850 куб.м. каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылган

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда табигатьне саклауга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында быелның 7 октябренә республиканың урман фондыннан 850 куб.м. каты көнкүреш калдыгы җыеп алынган һәм чыгарылган. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалары, предприятиеләре хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативларның вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнаша.

Шулай ук урман тармагы хезмәткәрләре тарафыннан 24 чишмә тәртипкә китерелгән, 66 аншлаг, мәгълүмат тактасы һәм урманнарга килүче гражданнар өчен 59 ял итү урыны төзекләндерелгән. Моннан тыш, 2000 куб.м. корыган агач һәм чыбык-чабык җыелган һәм череп бетсен өчен өемнәргә өеп куелган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклауга юнәлтелгән «Татарстанның чиста урманнары» республика акциясенең көзге этабы 13 сентябрьдә башланып китте һәм 2021 елның 13 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында да уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International