ТР «Тәтеш урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Тәтеш муниципаль районының Федоровка, Алабирде һәм Келәш авыллары янында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә ерганак-сазлыклы урыннарда үсә торган утыртмалар утырту буенча эш алып бара. «Мондый саклагыч урман утыртмалары авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгын саклау һәм арттыру, аларны җил һәм су эрозиясеннән саклау максатларында утыртыла, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Рәис Халитов. – Язгы чорда 13 гектар мәйданда эш башкарылды».
«Бу көздә 29 гектар мәйданда ерганак-сазлыклы урыннарда үсә торган утыртмалар утыртырга кирәк булачак, – дип өстәде Рәис Халитов. – Әлеге эшне башкару өчен 26 кеше җәлеп ителде. Бу чараларны шушы атнада төгәлләргә планлаштырабыз».