Татарстанлылар «Экоселфи – файдалы селфи» III ачык экология фотоконкурсында катнаша ала.
Конкурска «селфи» жанрында табигатьне саклау темасына фоторәсемнәр кабул ителә. Россия Федерациясе территориясендә яши торган, теләсә нинди яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләр фантазияләрен күрсәтә ала. Оештыручылар сюжет өчен төп идеяләр сыйфатында экологик акциядә («Экодело» номинациясе) катнашуны төшерергә, энергияне сак тоту буенча файдалы күнекмәләр белән («Экопривычки» номинациясе) уртаклашырга яки иске әйберләргә икенче тормыш бүләк итеп, креативлык күрсәтергә («Экотворчество» номинациясе) тәкъдим итә.
Гаризалар һәм эшләр быелның 31 октябренә кадәр ecoselfi@mail.ruэлектрон адресы буенча кабул ителә. Аннары 1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр интернет-тавыш бирү узачак. Нәтиҗәләр 20 декабрьгә кадәр билгеле булачак.