Лубян урман-техника көллияте студентлары хәрби-тактика һәм экстремаль спорт төрләре буенча Ачык республика cпартакиадасында катнашкан

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

2021 елның 9 октябрендә яшьләрне спорт-патриот һәм армиягә кадәр әзерләү буенча «Патриот» республика үзәге базасында Татарстан Республикасы югары һәм урта махсус уку йортлары укучылары арасында хәрби-тактика һәм экстремаль спорт төрләре буенча Ачык республика спартакиадасы узган.

Спартакиада кысаларында «Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары фаертаг, стритбол һәм воркаут буенча ярышларда катнашкан.

Стритбол ярышлары нәтиҗәсе буенча кызлар 2 нче урынны яулады. Фаертаг һәм воркаут буенча ярышларда Лубян көллияте студентлары иң яхшы унлыкка кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International