Аксубай районының «Урман патруле» мәктәп урманчылыгы әгъзалары мәктәп яны кишәрлегендә ылыслы чыршы утырткан

2021 елның 12 октябре, сишәмбе

2 нче номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә биология укытучысы Надежда Панюкова җитәкчелегендә берничә ел дәвамында «Урман патруле» мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Яшь урманчылар – урманнарны саклау темасына караган район, республика бәйгеләренең һәм фестивальләренең, табигатьне саклау акцияләренең актив катнашучылары. Алар бергәләп мәктәп территориясендә ылыслы агачлар утырткан.

«Аксубай урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин укучыларга, үсеп китсен өчен, үсентеләрне ничек дөрес утыртырга һәм су сибәргә кирәклеген күрсәткән. Балалар аның үрнәгенә эшләгән.

Үсентелерәне мәктәп ачылганнан бирле үсә торган биек чыршылар янына утыртканнар. Ә мәктәп урманчылыгы әгъзалары утырткан агачлар яшелләнәчәк, күккә тартылачак һәм мәктәп укучыларының яңа буынын матурлыгы белән сөендерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International