Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа уку елында оештырылган «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгының эше мәктәп территориясен яшелләндерүдән башланган.
Мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ Иске Куак кишәрлегендә участок урманчысы Әюпов Реваль белән берлектә, мәктәп территориясендә һәм мәктәптән читтә мәктәп яны территориясендә мәктәп урманчылыгы әгъзалары белән агач утырту акциясе оештырылган.
Акциядә катнашучыларның һәрберсе үз тормышында игелекле эш башкарырга өлгердем, үз кулларым белән агач утырттым, дип горурланып әйтә ала.