2021 ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр – урман хуҗалыклары белгечләре 1224,25 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләгән. Аларның 378,05 кг – нарат, 207,4 кг – чыршы, 22 кг – карагай, 591,8 кг – каен, 25 кг – юкә.
Орлык әзерләү буенча республиканың Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән урман хуҗалыклары алдынгылар рәтендә.
Исегезгә төшерик, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының өстәмә күрсәткече булып тора. Проект нигезендә, быел 11455 килограммнан да ким булмаган орлык әзерләргә кирәк. Орлыкларның төп өлеше 2021 елның октябрь ахырына кадәр җыелачак.