Зәй районында элеккеге полигон территориясендә нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылган

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Озак вакытлар дәвамында Зәй шәһәрендә яшәүчеләр элеккеге калдыклар полигоны урынында булган чүп-чарга зарлана торган булган. Ниһаять, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы җитәкчелеге тарафыннан каты көнкүреш калдыклары урынын чистарту һәм төзекләндерү турында карар кабул ителгән. Барыннан элек, биредә парк ясау планлаштырыла, ә киләчәктә башка архитектура элементлары да барлыкка киләчәк.   

Әлеге территориядә район башлыгы Кәримов Р.Г., җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ТИС рәисләре, «Зәй урманчылыгы» ДКУ белгечләре, Зәй политехника көллиятенең «Экостайл» командасы катнашында 40 данәдән артык беренче ылыслы токым агачлары (чыршы, нарат) утыртылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International