«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе буенча республика урман фондыннан 3000 куб.метрдан артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясе дәвам итә. Быелның 14 октябренә булган мәгълүматларга караганда, чара кысаларында республиканың урман фондыннан 3000 куб.метрдан артык каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыеп чыгарылган. Анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең белгечләре, республика учреждениеләре, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашкан.

Болар белән берлектә, урман тармагы хезмәткәрләре 24 чишмәне төзекләндергән, 70 аншлаг, мәгълүмат такталары һәм урманнарга йөрүче гражданнар өчен 30 ял итү урынын төзекләндергән.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабы  2021 елның 13 сентябрендә башланды һәм 13 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция республиканың барлык муниципаль районнарында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International