ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре 2021 елда урманчылыкларга инвентаризация материалларының дөреслеген тикшерүгә кереште. Ноябрь ахырына кадәр белгечләргә 31 урманчылыкның урман фонды территориясендә һәм 31 урман хуҗалыгының урман питомникларында булырга туры киләчәк.
Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Мостафина шундый тикшерү белән Зеленодольск районында булып кайтты.
«Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ДБУ урман питомнигында 2021 елда төп урман барлыкка китерүче токымның 536 мең данә стандарт утырту материалы, шул исәптән 390 мең данә нарат һәм 68 мең данә чыршы үсентесе үстерелгән.
Алсу Мостафина бәяләвенчә, Зеленодольск урманчылыгы территориясендә барлык эшләр дә тиешле таләпләргә туры китереп, вакытында, агротехник срокларда башкарылган.