Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Россия прокуратурасының 300 еллыгына багышлап истәлекле агачлар утыртылды

2021 елның 16 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Россия прокуратурасының 300 еллыгына багышлап истәлекле агачлар утыртылды. Акция Көек авылында «Алгоритм» технологик лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе территориясендә узды.

Чарада ТР Прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов, ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Питрәч районы башлыгы Илһам Кәшапов, республика Прокуратурасы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, лицей укытучылары катнашты.

Әлеге мәйданчыкта барлыгы 300 данә чыршы, нарат һәм миләш үсентесе утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International