«Зеленые» мәктәп урманчылыгы укучылары үсентеләрне дөрес итеп карарга өйрәнгән

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Төрнәс урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең «Зеленые» мәктәп урманчылыгы укучылары «Нурлат урманчылыгы» ДКУ Мамык кишәрлеге урманчысы Наилә Сафиуллина белән берлектә мәктәп яны кишәрлегендә 50 нарат һәм чыршы үсентесе утырткан.

Агачларны утырту алдыннан Наилә Сафиуллина балаларга, кечкенә чәчкеннәрдән матур сәламәт агачлар үсеп чыксын өчен, агачларны ничек дөрес утыртырга һәм аларны ничек дөрес карарга кирәклеге турында сөйләгән.

Балалар акциядә катнашуга зур җаваплылык белән караганнар, алар планетаны яшелләндерүнең мөһим эш икәнлеген аңлый. Агач утырту – иң яхшы истәлек. Буыннар алмашынып торачак, ә бүгенге мәктәп укучылары утырткан агачлар үсүен дәвам иттерәчәк һәм яшеллеккә күмеп, сөендереп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International