«Табигать сере» экология түгәрәгенә йөрүчеләр кыргый хайваннар өчен җимлекләр әзерләүдә катнашкан

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

География укытучысы Гүзәлия Шиһапова һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Хәйретдинова җитәкчелегендәге «Табигать сере» экология түгәрәге эшчәнлеге кысаларында «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары «Арча урманчылыгы» ДКУ Балтач кишәрлегенең урман остасы Марсель Низаметдинов һәм «Балтач» тыюлыгы инспекторлары белән берлектә кыргый хайваннар өчен җимлекләр әзерләүдә катнашканнар.  

Шулай ук балалар өчен, үлчәү приборлары кулланып, чистарту өчен урман кишәрлекләрен бүлеп бирү һәм таксацияләү буенча мастер-класс та үткәрелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International