Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә «Агач утырт» акциясе узды

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ Мәлбагыш кишәрлеге хезмәткәрләре «Агач утырт» акциясе кысаларында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә ылыслы агачлар утыртуны оештырды.

Акциядә «Азнакай муниципаль районы Актүбә шәһәр тибындагы бистәсе» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов, икенче һәм өченче мәктәп укытучы һәм укучылары, шулай ук Мәлбагыш авылы волонтерлары катнашты.

Акциядә катнашучылар туган як табигатен саклау буенча игелекле эш башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International