Татарстан Республикасында 2021 елга бирелгән дәүләт йөкләмәсе кысаларында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту буенча эшләр дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, быелның 19 октябренә 2,6 мең га мәйданда санитария-савыктыру чаралары үткәрелгән, шул исәптән 2,3 мең га мәйданда ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре башкарылган. Республиканың Саба өйрәнү-сынау, Кызыл Йолдыз һәм Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре югары темпта эшли.
Исегезгә төшерәбез, санитария-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары җыелмасының бер өлеше булып тора. Алар утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патология күренешләренең киң таралуын кисәтү, корткычлар һәм авыруларның зыянын киметү максатларында үткәрелә.